Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни генә, ябык кына, ничек балта күтәрсен ул?» Студент кыз әнисен балта белән чапкан

news_top_970_100
«Нәни генә, ябык кына, ничек балта күтәрсен ул?» Студент кыз әнисен балта белән чапкан
https://nsk.sledcom.ru

Новосибирск өлкәсендә юрфак студентын хөкем иттеләр. Бу кыз әнисен балта белән чабып үтергән. Фаҗига 2021 елның җәендә Толмачев авыл җирлегендәге «Рассвет» бакчачылык ширкәтендә була. Күршеләр Әхмәтовлар («КП» фамилия һәм исемнәрне үзгәртеп биргән) яши торган йортта янгын күреп ала. Коткаручыларны чакыралар. Янгын хәрабәләре арасында 50 яшьлек хуҗабикә мәете табыла. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әхмәтовлар гаиләсе турында беркем начар сөйләми. Ир белән хатын җиләк-җимеш сата, 3 бала – 2 кыз һәм 1 малай үстерәләр. Асия исемле кыз иң кечесе – фаҗига вакытында аңа 20 яшь була. Күршеләре сүзләренчә, Әхмәтовлар балаларын таләпчән тәрбияли. «Асиянең әти-әнисе – мәрхәмәтле кешеләр, балаларына таләпчән. Асия уртача укый, начар билге алса, аны өйдә ачуланалар», – ди кызның сыйныфташлары.

Мәктәптә укыганда, Асия бер урында утырып тормый, төрле чараларда катнаша, 9 һәм 11 класста чыгарылыш кичәләре оештырыша. Кайчакта активлыгы «кысалардан» да чыга. «Кайчакта бик агрессив иде, башка кызларга мәктәпнең арткы ишегалдында «очрашулар» да билгеләде, вак-төяк өчен», – ди танышлары.

Аннары Асия юрфак көллиятенә керә, әти-әнисе белән яшәвен дәвам итә. Ул берничә тапкыр китеп, үзе генә яшәп карады, тик аны гел кайтаралар иде, ди күршеләре.

2021 елның 20 августында фаҗига була. Тикшерү версиясе буенча, бу вакытта кызы белән әнисе мунчага керә. Алар талашалар. Кызга аерым яшәргә рөхсәт бирмиләр. Асия балта ала һәм анасына кимендә 10 тапкыр муенына һәм башына чаба, дигән Новосибирск районы прокуроры Александр Феофанов.

Шул ук көнне өйдә янгын чыга. Хәрабәләр арасыннан табылган хатынның мәетендә янган урыннар да, балта чапкан яралар да була. Янгын сүндерүчеләр полициягә хәбәр итә.

«КП» белешмәсе буенча, Асия күрше хатынга әнисен үтерүен әйткән була инде.

Җинаять эше ачыла. Тикшерү барышында мунчага ут төртүләре билгеле була. Ләкин кызны ут төртү өчен хөкем итмиләр. Әтисе сүзләренчә, матди зыян килмәгән. Кыз үзе дә мунчага ут төртмәвен сөйли.

«Без әле дә аның үтерүенә ышанмыйбыз. Ул мунчада егете белән булган, моны ул эшләгән, кыз исә егетен яклаган, дип сөйлиләр. Нәни генә, ябык кына кыз. Ничек балта күтәрсен ул?» – ди күршеләр.

Шулай да судта Асия гаебен тулысынча таный, үкенүен әйтә. Тупланган дәлилләр дә җинаятьне ул кылуын раслый.

Суд карары буенча, әнисен үтергән кызны 6 елга гомуми режимлы колониягә озатканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100