Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәни Булатка тәпи китәргә өмет бүләк итик» – Абдуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк

news_top_970_100
«Нәни Булатка тәпи китәргә өмет бүләк итик» – Абдуллиннар гаиләсенә ярдәм кирәк
Фото гаилә архивыннан

Татарстанның Питрәч районы Татар Тау Иле авылында яшәүче яшь гаилә Алинә һәм Раил Абдуллиннарның гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ. Аларның 2 яшьлек уллары Булатка дәвалау курслары узу өчен тиз арада 400 мең сум акча җыярга кирәк.

Абдуллиннар гаиләсендә сабый тавышы бик көттереп кенә яңгырый. 7 елдан! Аллаһ аларны сабырлыклары өчен берьюлы кызлы да, уллы да итә. Дөньяга әти-әнисенең бәхетләре –  Ралинә һәм Булат аваз сала. Әмма яшь гаиләгә шатлыгы белән сынавы да бирелгән. 

Игезәк балалар вакытыннан алда, 32 атналык булып туа. Булат игезәкләрнең – икенчесе, аңа тугач та 2 дәрәҗә церебраль ишемия диагнозы куела. Хәзер табиблар балалар церебраль параличы диагнозын раслаган.

Аның туганнан бирле аягы белән проблемасы була. Алар ике ел дәвамында Казанның төрле тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану курслары уза. Кызганычка, нәтиҗәсе генә куандырырлык булмый.

«Булатның куллары көчле, тәрәзә төбенә тотынып гәүдәсен күтәрә, әмма аяклары аны «тыңламый», – ди яшь әни, өзгәләнеп.

Булат йөри, йөгерә һәм үсә алсын өчен, табиблар ашыгырга киңәш итә. Чираттагы дәвалануны соңга калдыру аякка басу мөмкинлеген дә киметә.

Нәни Булатка Мәскәү клиникасы ярдәм итәргә ризалашкан. Табиблар аларны  Яңа елдан соң көтә. Әлбәттә, бу тернәкләнү курслары да түләүле. Яшь гаилә бу көнгә кадәр Булатны аякка бастыру өчен үз көчләре белән тырышкан. Әмма хәзер аларга безнең ярдәмебез кирәк. 400 мең сум акча җыю өчен дә бик аз вакыт калды.

Нәни Булат, әгәр яза белсә… Ул Кыш бабайга «тизрәк тәпи йөрисем килә, апаем белән качышлы уйныйсым килә» дип язар иде. Сабыйга яңа елда тәпи китәргә өмет бүләк итик!

Карта 89534884988 телефонына бәйләнгән.

Сбербанк картасы: 2202 2009 9409 0809

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100