Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни балалар берничә көн әти-әнисенең мәете янында яшәгән

news_top_970_100
Нәни балалар берничә көн әти-әнисенең мәете янында яшәгән
"Татар-информ" архивы

Екатеринбург шәһәрендә ир белән хатын үлгәч, аларның нәни балалары берничә көн буена мәетләр янында яшәгән. Күршеләр фатир ишеген ватып ачып керергә мәҗбүр булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

E1.RU басмасы белешмәсе буенча, 2 яшьлек малай һәм аның нәни сеңлесе елаган тавышны күршеләр ишетә. Ләкин аларның ата-анасын берничә көн күрмиләр. Биредә яшәүчеләрнең берсе сүзләренчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре полициядән башка эшләргә ашыкмый. Шуннан соң битараф булмаган күршеләр сабыйларны үзләре коткара.

«Шулай итеп, биредә яшәүче бер кеше кораллар алып килә һәм ишекне ача, аңа яшь егетләр ярдәм итә. Алар берничә сәгать эчендә ишекне ача. Фатир эчендә ир белән хатын мәете табыла. Балалар бик авыр хәлдә була, аеруча кыз бала үзен начар хис итә. Алар сусаудан интеккән», – ди биредә яшәүчеләр.

Ачыкланганча, мәрхүм ир белән хатын биредә фатир арендалап яши. Алар узган атна азагыннан бирле туганнарының шалтыратуына да җавап бирми. Туганнары исә фатир хуҗасы белән элемтәгә дә чыга алмый, торак эченә керү мөмкинлеге дә булмый.

Хәзер малай белән кызны туганнарына тапшырганнар.

Тикшерү эшләре башланган. Төбәк буенча Тикшерү идарәсенең матбугат сәркатибе Александр Шульга сүзләренчә, мәетләрне медэкспертизага тапшыралар, үлем сәбәпләре шуннан соң билгеләнә.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәтенең җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, якынча белешмә буенча, ир белән хатын үлемендә криминал булмавы ихтимал.

Свердловск өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларның хастаханәдә, аларның хәле стабиль булуын хәбәр итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Ир белән хатын 16 катта арендаланган фатирда яши. Сайт белешмәсе буенча, әлеге фатир турында беренче тапкыр 12 мартта хәбәр ителә.

«131нче фатирдан (14 кат) мөрәҗәгать килде, биредә яшәүчеләр су басуга зарланды. Су торбасын тикшергәч, 151нче фатирда су агу ачыкланды. Фатир хуҗасын эзли башладылар, телефоны табылмады. Исемен генә ачыкладылар, аннары йорт төзүчедән архивларны актардылар. Тагын бер кеше шалтыратып, бала елаган тавыш ишетелү турында әйтте. Аннары ир белән хатынның туганнары килде, 3 көн элемтәгә чыкмауларын әйтте», – ди Идарәче компания вәкиле.

«КП» белешмәсе буенча, ир белән хатын наркотиклардан агуланган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100