«Нәни балалар әниләренә ничек ярдәм итәсен белми»: Поездда беркем булышмаган хатын үлгән
Мәскәүдән 36 яшьлек Елена З.ның поездда көньяктан кайтып килеше була. Көтмәгәндә аның хәле начарлана, бу вакытта янында балигъ булмаган балалары була, тик алар да нәрсә эшләргә икәнен белми. Проводниклар да, табиблар да, башка пассажирлар да ярдәмгә килми. Мәскәүгә кайтып җиткәндә, Елена критик хәлдә була инде, комага китә һәм 2 атнадан соң үлә. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Еленаның хәле начарлану турында туганнары аның олы кызы язган смс-хәбәрдән белә. Ул әбисенә әнисенең вагонда хәле начарлануын язган: ул коскан һәм башы бик нык авырткан. Бу хәлләр 12 августта була. Бу вакытта хатын-кызның балалары белән Волгоградтан Мәскәүгә кайтышы була. Хәле китүгә, ул проводникка мөрәҗәгать итеп өлгерә һәм үзенә табиб чакыруларын сорый. Берникадәр вакыт узгач, Елена үз урынына ята һәм күзләрен йома. Шушы мизгелдән ул нормаль халәткә кайта алмый инде. Ул саташу халәтендә була: хәрәкәтләнми диярлек, йокылы-уяулы халәттә була.
Беренче мәртәбә табиб вагонга Липецкидагы тукталышта керә. Бу 13 август була. Бик гаҗәп хәлләр була башлый. Еленаны өстән-өстән генә карыйлар. Олы кызы әбисенә сөйләгәнчә, табиб хәтта аның пульсын да тикшермәгән, күзләрен дә карамаган, ә ерактан күз генә төшереп алган. Ә бу вакытта башка пассажирлар «поезд бик тоткарлана, кузгалырга вакыт» дип зарланыша башлый. Медицина хезмәткәре белешмәгә «пациент йокы халәтендә, борчылыр сәбәп юк» дип язып бирә.
Әмма Елена алга таба да шушындый халәттә булуын дәвам итә, аңына килми. Бер тукталышта вагонга икенче табиб керә, һәм шул ук хәл кабатлана: табиб «ул бары тик йоклый, куркыныч нәрсә юк» дигән нәтиҗә чыгара.
Мәскәү вокзалында гаиләне Еленаның әнисе каршы ала. Ул балаларының перронга чыгуын көтеп ала алмый, шуңа күрә үзе вагонга керә һәм кызының элеккечә үк ятуын, тора алмавын күрә. Шул мизгелдә проводник килеп чыга һәм поездны тизрәк бушатырга таләп итә. Ахыр чиктә, өлкән яшьтәге хатын-кыз, олы оныгы белән бергә, кызын көч-хәл өстерәп, медпунктка алып барып җиткерә. Һәм бары тик шунда гына барысы да коточкыч хәл булганын аңлый.
Бу вакытта 2 бала әнисе кома хәлендә була. Табиблар 40 минут дәвамында аны аңына китерергә тырышып карый, соңыннан «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Хастаханәдә аңа «геморрагик инсульт» диагнозы куялар. Аның баш миенә кан сауган, чигә-маңгай һәм сул як ярымшарның баш чүмече өлеше зарарланган була. Ашыгыч операция кирәк була, тик бу да ярдәм итми. Елена башка аңына килми һәм, 2 атнадан соң, хастаханәдә вафат була.
Табиблар әйтүенчә, мондый нәтиҗәнең төп сәбәбе – вакытны әрәм итү. Хатын-кызга 21 сәгать буе тиешле ярдәм күрсәтелмәгән, һәм бу – ахырда коточкыч нәтиҗәгә китергән. Гәрчә, борчылыр сәбәпләр күп була, чөнки сау-сәламәт кеше шулкадәр вакыт дәвамында йоклап һәм бөтенләй дә тормыйча ята алмый.
«Мин шокта... Тынычлана алмыйм... Бу – коточкыч! Тирә-якта күпме кеше, һәм беркем дә ярдәм итмәгән! Кызлар нинди куркыныч кичергәндер?!» – дип язганнар социаль челтәрләрдә.
Һәлак булган хатын-кыз социаль хезмәткәр булып эшләгән, якыннары әйтүенчә, ул үзе бәлага тарыган кешеләр яныннан бервакытта да үтеп китә алмаган. Ә үзе, ярдәмгә мохтаҗ булган хәлдә, тулы битарафлык белән очраша.
Хәзерге вакытта транспорт прокуратурасы бу хәлне тикшерә. Төп мәсьәлә – ни өчен Еленаны поезддан төшермәгәннәр һәм якындагы хастаханәгә җибәрмәгәннәр? Бу очракта фаҗига булмый да калыр иде.