Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала йөзгә якын магнитлы тимер шарчык йоткан

news_top_970_100
Нәни бала йөзгә якын магнитлы тимер шарчык йоткан
Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы

Мәскәү өлкәсендә бер бала йөзләп тимер шарчык йоткан. Сабый абыйсының уенчыклары арасыннан магнитлы тимер шарчыкларны шулай кулланган. 31 мартта аны табиблар үлемнән саклап калган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, биш яшьлек кыз коса, хәлсезләнә. Аны хастаханәгә алып киләләр. 

Табиблар баланың ашказанында йөзләп металл шарчык булуын ачыклый. кыз аны уйнаганда йоткан.

«Магнитлар үзара ябышкан, бер фигура барлыкка китергәннәр. Балага гомуми наркоз ясап, махсус кораллар ярдәмендә шарларны баланың эченнән чыгарганнар», – диелә ведомство хәбәрендә.

Операция Дорми кәрҗине дип аталган корал ярдәмендә өч сәгать дәвам итә. Аннары баланы өенә җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100