Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала балык тота торган кармак йоткан

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә 10 айлык кыз балык тота торган кармак йоткан. Бәхеткә, аны табиблар коткарган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Әти кеше балыкка бара торган әйберләре салынган тартманы өстәлдә онытып калдыра. 35 яшьлек әни кеше өй җыештыра, савыт-саба юа. Әти-әнисе башка эшләр белән шөгыльләнгәндә, 10 айлык кыз йөк тагылган кармакны йотып җибәрә. Металл элмәк очы баланың тамагына эләгеп кала. Сабый каты итеп йөткерә, елый. Әнисе баланың авызын ача, кармакны алмакчы була. Тик кан ага башлый, әни кеше «ашыгыч ярдәм» чакыра, сабыйны хастаханәгә китерәләр.

Хастаханәдә сабыйга рентген ясыйлар, ярдәм күрсәтәләр. Табиб анестезия ясый һәм махсус җайланма белән кармакны баланың тамагыннан ала. Балага хастаханәдә калу таләп ителми, аны дәваланырга өенә кайтарып җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100