Иң башта фарыз һәм сөннәт гамәлләр, аларның аермалары хакында әйтеп узыйк, дип яза «Хозур дин турында» телеграм-каналы.
Фарыз – ул Аллаһы Тәгаләдән әмер ителгән һәм үтәлүе мәҗбүри булган гамәлләр. Мәсәлән, намаз, ураза, хаҗ һ.б.
Сөннәт – Пәйгамбәребезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм башкарган эш-гамәлләре, безгә әйтеп калдырган сүзләре, нәсыйхәтләре.
«Сөннәтләрне үтәсәк саваплы булабыз, әмма, үтәмәсәк, гөнаһлы булмыйбыз. Намазның да фарызы һәм сөннәте бар. Аңлавыбызча, фарыз өлеше – ул үтәлергә мәҗбүри булган өлеш, ә сөннәте – үтәлсә саваплы, әмма үтәлми калса, кешегә гөнаһ булмый», диелә бу хәбәрдә.
Әмма без гыйбадәтләребезне күркәм итеп башкарырга омтылып, сөннәт өлешләрен дә гамәлгә кертергә тиешбез, чөнки сөннәт намазлар – безнең сөекле булган, безгә туры юлны күрсәткән Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм укыган намазлар ул.