Намазны ник үз телебездә укымаска?
Намаз – мөселманнарга фарыз кылынган гыйбадәт, шуңа аны кимчелексез, дөрес итеп башкарырга кирәк.

Бүген, шөкер, дин иреге бар. Республикабызда мәчетләр саны да арта, дин кушканча яшәүче гаиләләр ишәя, Аллаһы йортына намаз саен кешеләр агыла, акчасы булган кеше хаҗ гамәлләрен дә башкарырга тырыша. Шулай да гарәпчәне истә калдыра алмыйм, татарча укырга яраса, намазны мин дә укыр идем, диючеләр дә очрый.
Ни өчен әле намазны чыннан да үз телебездә укымаска соң? Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:
«Әйе, намаз - адәм баласының Аллаһы Тәгалә, аның биргән нигъмәтләре бәрабәренә каршы үти торган иң олуг бурычы, шөкрана йөзеннән кыла торган олуг бер гыйбадәттер.
Намазда булган сүрәләр һәм зекерләр камил гакыллы булган һәрбер адәм баласы үти алырлык кыска-кыска гына, әмма бик хикмәтле җөмләләрдән гыйбарәт. Булдыра алмыйм дип әйтерлек түгел. Һич хәреф танымаган карт-карчыклар укып яталар да, ничек инде 11 класс тәмамлаган кешеләр укый алмыйм, дип әйтергә батырчылык итәләр икән?
Русча, немецча, инглизчә укый һәм тәрҗемә кыла ала да, биш минутлык намаз зекерләрен булдыра алмыйм, дип мескенләнә. Менә шул инде шайтан коткысына буйсыну. Менә шул инде иманның зәгыйфьлеге. Амәнте билләһи кәмәһүә би әсмаагиһи вә кабилтө җәмига әхкәмиһи (мәгънәсе: ышандым мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның Үзенә лаеклы исем һәм сыйфатларына, Аның барча хөкемнәрен тулаем кабул кылдым) дип иман китергәч, шулай вәгъдә биргәч, Пәйгамбәребез өйрәткәнчә үтәргә дә тиешле булабыз».