Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Намазлыкта, кыйблага карап җан биргән» - Габдерәхим Самосырово зиратына җирләнде

Габдерәхимнең соңгы васыяте.

news_top_970_100
«Намазлыкта, кыйблага карап җан биргән» - Габдерәхим Самосырово зиратына җирләнде

Габдерәхим белән хушлашу урынын һәм вакытын сорап бик күп кеше язды.

Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов бүген Самасырово мөселман зиратында күмелде. Бу хакта «Акчарлак» редакциясенә аның энесе Рамил хәзрәт Юныс хәбәр итте:

«Икәү генә сөйләшкәндә Гәбдерахим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам hәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын», — дип васыятен калдырды. Үзе теләгенчә эшләдем. Бүген җирләдек. «Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә», — диде.

Урыны җәннәттә булсын. Мин фотога да төшереп алдым, хәле авырыйганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100