news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намазга чакыручы азанның сүзләрендә нинди хикмәт бар?

news_top
Намазга чакыручы азанның сүзләрендә нинди хикмәт бар?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Әниләр мәчете» телеграм-каналында азан сүзләренең мәгънәсе турында аңлаталар.

«Намазга чакыручы азанның сүзләрендә дә хикмәт бар икән бит?!

Ул сүзләрнең мәгънәсе бик тирән. Анда башта 2 тапкыр «Ашыгыгыз намазга! Ашыгыгыз намазга!» диелә. Шуның артыннан ук «Ашыгыгыз бәхетле булырга! Ашыгыгыз бәхетле булырга!» ди.

Көнгә 5 тапкыр Аллаһы Тәгалә безне намазга чакыра. Җомга сүрәсендә исә: «И мөэминнәр, әгәр җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп, намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз! Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез!» – диелә.

Безне берәр кеше туена чакыра икән, эшләребезне планлаштырып, алдан ук хәстәрен күреп, бәйрәмгә әзерләнә башлыйбыз.

Ә Аллаһы Тәгалә чакырган җомга намазына күп кеше бармый. Биш вакыт намаз саен Ул безне бәхетле булырга чакыра.

Нишләп килмибез? Әгәр дә без Аллаһны онытабыз икән, Ул да безне кыямәт көнендә онытачак», – диелә бу текстта.

Әлеге постта азан яңгыраган аудио да куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар