news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?

news_top
Намаздан сәбәпсез бүленергә ярыймы?
Фото: © «Татар-информ»

Намаздан бүленү турында «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

Мин намаз укый башладым, ләкин бу хакта беркем дә, хәтта әти-әниләр дә белми. Кайчак намазны бүлмәдә укыганда, әни мине чакырса, намазымнан бүленеп, әти-әни янына чыгам. Намаз укуымны белмәсеннәр өчен. Болай эшләргә ярыймы?

Намаздан сәбәпсезгә бүленергә ярамый, бу гөнаһ. Әти-әниләрегез сезне берәр вак йомыш белән генә чакыра, һәм аларга бернинди куркыныч янамый икән, намаздан бүленергә ярамый.

Намаз – бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим.

Расүлебез: «Намаз – җәннәт ачкычы», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар