news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намазда укыла торган «Әттәхият» догасының мәгънәсе нәрсә турында?

news_top
Намазда укыла торган «Әттәхият» догасының мәгънәсе нәрсә турында?
Фото: © "Татар-информ"

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында намазда укыла торган «Әттәхият» мәгънәсе турында аңлаталар.

«Без көн саен намазларыбызда «Әттәхият»не укыйбыз, ләкин мәгънәсен белмибез. Нәрсә соң ул «Әттәхият?» – дигән сорауга болай дип җавап бирелгән:

Әт-тәхиййәәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт. Әс-сәләәмү гәләйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтул-лааһи үә бәракәәтүһ. Әс-сәләәмү гәләйнәә үә гәләә гибәәдил- ләәһиссаалихиин. Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ.

«Тел гыйбадәтләре дә, тән гыйбадәтләре дә, мал гыйбадәтләре дә – һәркайсы Аллаһы Тәгалә өчен. Әй Пәйгамбәребез, Сиңа Аллаһының сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Сәлам безгә дә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар