Намаз вакытында нинди сүрәләр һәм догалар укыла?
Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.
Намаз укыганда укыла торган догалар һәм сүрәләр Татарстан мөселманнары Диния нәзәрәте сайтында урнаштырылган. Биредә намаз уку тәртибе һәм гамәлләре язылган.
Намаз рәкәгатьләрдән — билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибеннән гыйбарәт. Ул ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.
Һәр намазның беренче рәкәгате түбәндәге гамәлләрдән тора:
1. Тәкбир әйтеп («Аллаһу Әкбәр») кулларны күтәрү.
2. Кыям — намаз вакытында басып тору.
3. Кыйраәт — намаз вакытында Коръән уку.
4. Рөкүгъ — намазда билгә тикле баш ию.
5. Каумә ‒ рөкүгътан тураеп басу һәм бераз басып тору.
6. Беренче сәҗдә.
7. Ике сәҗдә арасында утырып тору.
8. Икенче сәҗдә.
Икенче рәкәгатьтә өстәмә гамәл барлыкка килә — кагъдә. Кагъдә — икенче сәҗдәдән соң утырып тору һәм махсус дога — «Ә
Һәр намазның соңгы рәкәгатендә тагы бер хәрәкәт — сәлам бирү өстәлә. Сәлам — башны башта уңга, аннан соң сулга борып, ике якка да «Әссәләму галәйкүм вә рахмәтуллаһ" сүзләрен әйтү.
1. Иртәнге намаз 4 рәкәгатьтән тора: 2 сөннәт, 2 фарыз.
2. Өйлә намазы 10 рәкәгатьтән тора: 4 сөннәт, 4 фарыз, 2 сөннәт.
3. Икенде намазы 4 рәкәгать фарыздан тора:
4. Ахшам намазы 5 рәкәгатьтән тора: 3 фарыз, 2 сөннәт.
5. Ястү намазы 6 рәкәгатьтән тора: 4 фарыз, 2 сөннәт.
Намазның гамәлләре
Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп Кыйблага карап басырга, күзләрне сәҗдә урынына юнәлтергә. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәтен укырга ниятләдем».
«Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, тәкбир кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрә. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрә. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмый. Шул рәвешле сез кыямда саналасыз. Кыямда килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһне», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.
«Сәнә» догасы:
Сөбъхәәнәкә
Шуннан соң «әгузү«не һәм «бисмилләһ«не әйтәбез: Әгүүз̣ү билләәһи минә
Аннан соң «Фәтихә» («Әлхәм».дип тә атыйлар) сүрәсен укыйбыз: Әлхәмдү лилләәһи
Аннан соң Коръәннән тагы бер өстәмә сүрә укыйбыз. «Ихлас» сүрәсе: Бисмилләәһ
«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә, ягъни рөкүгъка китәргә, һәм шул хәлдә өч тапкыр әйтергә: Сөбхәәнә раббийә
Рөкүгътан тураеп басканда шул сүзләр әйтелә: Сәмигә
Тураеп баскач әйтелә: Раббәнәә ләкә
Сәҗдә — җиргә тикле иелү. «Аллаһү әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә түбәндәге сүзләр 3 тапкыр кабатлап әйтелә: Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә («Бөек булучы Раббымны пакь дип беләм».)
«Аллаһү Әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләнеп утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы үз алдыңа юнәлгән. Берничә секунд утырганнан соң, «Аллаһү Әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәгә кителә һәм 3 тапкыр «Сөбхәнә Раббиәл-Әгълә" дип әйтелә. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм кыямда булган хәлдә кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга. Шул рәвешле беренче рәкәгать тәмамлана.
Икенче рәкәгать беренчесе кебек үк кылына, бары «Сөбхәнәкә" догасы укылмый, «әгүзе» әйтелми. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Алга таба икенче сәҗдәгә кадәр беренче рәкәгатьне укыган кебек укыйбыз, ә икенче сәҗдәдән соң утырабыз. Куллар тез Ике рәкәгатьтән торган намазны уку тәртибе өстендә, күз карашы үз алдыңда (тезләргә карыйбыз). Шушылай утырган килеш рәттән «Ә
— Ә
— Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидү
— «Раббәнәә әәтинә
— Сәлам бирү. Элек башны уңга борып, аннан соң сулга борып (күз карашы иң башына юнәлгән), ике тапкырында да сәлам әйтергә: Ә
Моннан соң кулларны күтәреп бу дога укыла: Әллааһүммә әнтә
Шуның белән 2 рәкәгатьле намаз тәмам була.
4 рәкагатьтән торган намазлар уку тәртибе:
а) 4 рәкагатьтән торган фарыз намаз:
1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Беренче утыру: Ә
3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.
4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха.
Соңгы утыру: Ә
б) 4 рәкагатьле сөннәт намазлар:
1 рәкагать: Субханакя, А‘узу, Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
2 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Беренче утыру: Ә
3 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
4 рәкагать: Бисмиллях, Фатиха, өстәмә сүрә.
Соңгы утыру: Ә
Сөннәт намазмын фарыз намазыннан 3 һәм 4 рәкагатьләрдә Фатиха сүрәсеннән өстәмә сүрә укылуы белән аерыла.