Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намаз вакытлары таблицасында һәр багана нәрсә аңлата?

news_top_970_100
Намаз вакытлары таблицасында һәр багана нәрсә аңлата?
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Намаз вакытлары таблицасына аңлатма Татарстан Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган.

1. Иртәнге намаз. Иртәнге намаз вакыты таң беленү белән керә.

2. Таң беленә. Ураза тотарга теләгән кешеләр таң беленгәнче сәхәрләрен тәмам кыларга тиеш булалар. Төнге һәм витыр намазларын укучылар таң беленгәнче укып бетерергә тиеш булалар.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә, шәфәкъ белән таң кушылу сәбәпле, сәхәр вакыты таң беленү белән түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамлана.

3. Мәчетләрдә укыла. Татарстан мәчетләрендә иртәнге намаз шушы вакытта укыла.

4. Кояш чыга. Бу вакытта кояш чыга башлый, һәм шушы вакытка хәтле иртәнге намазны укып бетерергә кирәк.

5. Зәвәл. Зәвәл ул кояшның иң югары ноктадан авыша башлавы һәм өйлә намазының вакыты керүен белдерә.

6. Өйлә намазы. Татарстан мәчетләрендә өйлә намазы шушы вакытта укыла.

7. Икенде намазы. Хәнәфи мәзһәбе буенча икенде намазының вакыты һәр нәрсәнең шәүләсе зәвәл вакытындагы шәүләсеннән тыш үз озынлыгына караганда 2 тапкыр озынрак булу белән керә.

8. Ахшам намазы. Ахшам намазы кояш тулысынча батып бетү белән керә. Ураза тоткан кешеләргә бу вакытта авыз ачырга кирәк була.

*Әгәр берәр җирдә (мәсәлән, күп катлы йортларының өске катларында) кояшның дискы горизонтта югалып бетмәсә, югалып беткәнен көтәргә кирәк була. Аңарчы ахшам намазын укырга һәм авыз ачырга ярамый.

9. Ястү намазы. Ястү намазының вакыты горизонтта шәфәкъ кызыллыгы югалу белән керә.

*Җәйге вакытларда безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы бетмәү сәбәпле, ястү намазының вакыты шәфәкъ кызыллыгына карап түгел, ә исәпләү ярдәмендә билгеләнә, ягъни кояш батканнан соң 1 сәгать 30 минут калдырып укыла.

10. Кыйбла. Бу вакытта кояш нәкъ кыйбла юнәлешендә була.

Мәсәлән, Казан өчен намаз вакытлары таблицасының бер өлешенең скриншоты:

 

Фото: © Татарстан Диния нәзарәте сайтыннан скриншот

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100