Намаз укый белмәгән кешегә ураза тоту ярыймы?
Әлеге сорауга Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.
Кайвакыт "намаз укый белмәгән кешегә ураза тоту ярыймы?" – дип сорыйлар. Намаз үзенә күрә бер фарыз, ураза үзенә күрә бер фарыз. Намаз укый белмәсәң дә, Рамазан уразасын тотарга кирәк. Җилкәңнән бер фарызың төшеп тора. Хәтта кеше намаз укымаса да, Рамазан аен сау-сәламәт килеш каршылаган икән, ул тәненең зәкәтен чыгарырга тиеш. Ураза ул – безнең тәнебезнең зәкәте, сәламәтлегебезнең зәкәте. Авыру кешегә ул мәҗбүри түгел. Аны терелгәч тота ала.