news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаз укырга өйрәнергә теләүчеләрне «Ислам. Беренче адымнар» дәресләренә чакыралар

news_top

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәтүче «Ислам. Беренче адымнар»ның 18 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады.

Укулар 2026 елның 3 октябрендә башланачак. Шәкертләр кыска вакытлы популяр курс дәвамында – 8 дәрес эчендә (атнага бер тапкыр) – намаз укырга һәм Ислам дине нигезләренә өйрәнә алачак. Дәресләр – түләүсез. Курсларга язылу башланды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Беренче кереш дәрес 2026 елның 3 октябрендә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38 йорт) 8:00 сәгатьтә узачак. Дәресләрне мөфтиятнең волонтер яшьләр хәрәкәте вәкилләре алып барачак. Аерым алганда, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларны мөселман кешесе өчен иң төп белемнәр белән таныштырачаклар.

Ислам динендә беренче адымнарын ясаучылар – ир-атлар һәм хатын-кызлар һәр атнаны шимбә көнне 09.00 сәгатьтән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетенә (Габдулла Тукай ур., 40 йорт) җыелачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дәресләр аерым узачак. 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк укучыларны көтеп калалар. Укулар татар һәм рус телләрендә алып барылачак.

Соңгы дәрес – 28 ноябрьдә – ул көнне Коръән мәҗлесе, курсларга йомгак ясау, сертификатлар тапшыру көтелә.

Курсларда катнашу өчен сылтама буенча кереп теркәлергә яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар