«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тоту турында аңлаталар.
Намаз укымасаң да, ураза тотарга ярыймы? «Мин намаз укымыйм, әмма ураза тотасым килә. Андый ураза кабул кылынырмы икән?»
Ислам дине 5 баганага нигезләнгән. Намаз һәм ураза – алар икесе ике гыйбадәт. Шуңа күрә, Сез намаз укымасагыз да, уразагыз, иншәАллаһ, кабул булачак.