news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаз укымаган кешегә ураза тоту ярыймы?

Бу сорауга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирә.

news_top
Намаз укымаган кешегә ураза тоту ярыймы?

Кайвакыт "намаз укый белмәгән кешегә ураза тоту ярыймы?" – дип сорыйлар. Намаз үзенә күрә бер фарыз, ураза үзенә күрә бер фарыз. Намаз укый белмәсәң дә, Рамазан уразасын тотарга кирәк. Җилкәңнән бер фарызың төшеп тора. Хәтта кеше намаз укымаса да, Рамазан аен сау-сәламәт килеш каршылаган икән, ул тәненең зәкәтен ​чыгарырга тиеш. Ураза ул – безнең тәнебезнең зәкәте, сәламәтлегебезнең зәкәте. Авыру кешегә ул мәҗбүри түгел. Аны терелгәч тота ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар