news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаз укымаган кешегә ураза тотарга буламы?

Биш вакыт намаз укымасалар да, ураза тотучылар бар.

news_top
Намаз укымаган кешегә ураза тотарга буламы?
Сорауга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.- Була. Әгәр дә үзен мөселман дип саный икән, ул вакытта була, әлбәттә. Ләкин бу намазны кылмаса да ярый дигән сүз түгел. Намаз ул барыбер аерым бер фарыз гамәл булып санала. Намаз укымаган өчен кеше гөнаһлы була. Ләкин ул уразаны тотмаска кирәк дигәнне аңлатмый. Ул уразаны барыбер тотарга кирәк, чөнки ул аерым фарыз. Намаздан аерым фарыз. Хиҗаптан йөрмәүчеләр өчен дә шундый ук мәсьәлә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар