news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаз укымаган өчен балага физик җәза бирү дөресме?

 Ун яшьтәге ир бала белән кыз бала аерым йокларга тиеш.

news_top
Намаз укымаган өчен балага физик җәза бирү дөресме?

Намаз уку — балигъ булган һәм үз акылындагы һәрбер мөселманга фарыздыр. Бу турыда мөгаллимә Рәшидә абыстай Исхакыйның «Намаз уку тәртибе» дигән китабында язылган.

«Ата-аналар үз балаларына җиде яшьтән башлап, намаз уку кагыйдәләрен өйрәтергә һәм аларны намазга бастырырга тиеш. Ун яшькә җиткәч, намаздан баш тартканнарына, өйрәтү һәм күнектерү өчен, физик җәза бирергә мөмкин», — диелгән әлеге китапта.

Рәсүлебез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Балаларыгызны җиде яшьтән намазга өйрәтегез. Ә ун яшьтән намазга игътибарсызлыклары өчен суктырыгыз һәм аерым йокларга салыгыз».

Ягъни, ун яшьтәге ир бала белән кыз бала аерым йокларга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар