Намаз вакытында күзләрне йому – мәкрух, ягъни бик кирәкмәгән гамәл. Сөннәт буенча намаз укучы кеше күзләрен җирдәге сәҗдә урынына төбәргә тиеш. Мөселманнар, күзләрен йомып, бу сөннәтне үтәми булып чыга. Күзләрне сәҗдә кылу урынына төбәү намазның тышкы әдәбе булып тора, аны үтәү рухи яктан әзер булу һәм хушу – фикерләрнең Аллаһы Тәгалә турында гына булуы һәм тәннең тыныч халәттә булуы өчен кирәк.
Аллаһы Тәгаләнең илчесе булган Пәйгамбәребез: «Берәрегез намаз укыганда, күзләрен йоммасын», – дигән (Табарани). Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: кайбер галимнәр, кирәк булса, күз йому мөмкин, дип санаганнар. Мәсәлән, ачык күзләр басынкылыктан читкә юнәлтүгә китергән очракта. Әмма үзеңне намазны күзләрең йомык килеш укымаска өйрәтү яхшырак.