Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намаз укыганда башка уй керу, иснәтү кебек нәрсәләрдән ничек арынырга?

news_top_970_100
Намаз укыганда башка уй керу, иснәтү кебек нәрсәләрдән ничек арынырга?
Фото: © "Татар-информ"

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында төрле сорауларга җаваплар бирелә.

Намаз укыганда башка уй керу, иснәтү кебек нәрсәләрдән ничек арынырга?

Чынлыкта, намаз укыганда башка кергән уйдан берничек тә арынып булмый, ул барыбер керәчәк, чөнки бу – бездән тора торган хәл түгел.

Әмма ул уйларны дәвам иттермәскә кирәк. Кайбер вакытта кеше аны үзе дәвам иттерә, шул уйларны уйлый башлый, чөнки күпләребезнең үз зәгыйфьлегебез бар.

Чынлыкта, намазны һәрвакытта да ихласлык, ихсан белән укуны барыбыз да булдыра алмый.

Боларга зикер белән, фикер белән, гафләттән арындыра торган практикалар ясау белән ирешеп була.

Мәсәлән, Коръәни Кәримебезне укыган саен, ул безне гафләттән арындыра һәм рухи яктан безгә көч бирә. Моның белән бергә безгә намаз укыганда да көч бирелә. Шулай булгач, фикер керсә, иң мөһиме, безгә ул фикерне дәвам иттермәскә кирәк.

Иснәнү мәсьәләсенә килгәндә, монысын тыярга кирәк. Кешегә үзен мәҗбүр итеп булса да иснәмәскә тырышу тиешле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100