news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Намаз укучы 14 кешене берьюлы яшен сугып үтергән

news_top

Угандада берьюлы 14 кешене яшен сугып үтергән. Алар урамда намаз укый торган булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмнәр качаклар лагерендә яши. Фаҗига Африкадагы бу илнең Ламво шәһәрендә була. «Associated Press» бу турыда полициягә сылтама белән яза.

«Фаҗига шимбә көнне Ламвода булды. Тагын 34 кеше имгәнде», – диелә хәбәрдә.

Агентлык хәбәр иткәнчә, лагерьдә яшәүчеләрнең күбесе Көньяк Суданнан килгән. Яшен сукканда, алар үзләре ясаган металл корылма эчендә намаз укыган, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар