Бүген, 8 мартта, балкар халкын депортацияләүгә 80 ел булды. Шул уңайдан, Кабарда-Балкар республикасы башлыгы Казбек Коков халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Республиканың башкаласында, башка торак пунктларында исә алу чаралары уза.
Казбек Коков сәяси репрессия корбаннары мемориалына барган, республика җитәкчелеге белән берлектә чәчәкләр салуда катнашкан.
«Бүген – Кабарда-Балкар республикасының иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көндә 80 ел элек балкар халкы мәҗбүри депортацияләнә, авыр сынаулар аша узып, зур югалтулар кичерә. Без законсызлык корбаннары алдына баш иябез, чит җирдә калырга мәҗбүр булган һәр гаиләнең кайгысын уртаклашабыз.
Фаҗигале битләрне искә төшергәндә, без балкар халкының көчле ихтыярына, ныклыгына зур бәя бирәбез. Алар авырлыкларны күтәреп кенә калмаган, милли үзенчәлеген, туган телен саклап кала алган», – дигән Казбек Коков.
1942 елда Германия Сталинград һәм Кавказга һөҗүм башлый, Кабарда-Балкар республикасының бер өлешен яулап ала. Балкар халкы немецларга ярдәм итүдә гаепләнә. Аерым алганда Нальчик шәһәрен бирү, малларны эвакуацияләмәүдә гаепләнәләр. Шулай ук партизаннар хәрәкәте җәелеп китмәүдә, немецларга ярдәм итүдә гаепләнәләр. Калмык, чечен, ингушлар кебек үк, балкарларны да илләреннән сөрергә, дигән карарга киләләр. Бу карарны тормышка ашыручы Берия була.
Бөек Ватан сугышында республикадан 17 мең кеше катнаша, аларның 1045е генә әйләнеп кайта. Әмма бу исәпкә алынмый.
Депортация 1944 елның 8 мартында башлана, һәм 2 сәгать эчендә 37713 балкар кешесе туган җиреннән Урта Азия һәм Казахстанга сөрәләр. Аларның яртысы балалар, өчтән бере хатын-кызлар була. 14 эшелон белән алып китәләр. Бер вагонда 45әр кеше була. Юлда 562 кеше үлә. Республика Кабарда АССР дип үзгәртелә, бер өлеше Грузиягә бирелә.
Аларга бары тик 13 елдан соң гына – Сталин үлгәч, 1957 елда гына – туган җирләренә кайтырга рөхсәт ителә. Балкар халкының бер өлеше яшәгән урынында кала – 1989 елда Казахстанда 2967 балкар кешесе исәптә булган.
Депортация турында «Дорога на край жизни» дип аталган фильм төшерелгән.