Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәкый Исәнбәткә – 125: Архивы институтларга кайтырмы, яки Шәймиевнең чынга ашмаган карары

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең 125 еллыгына багышланган «Гуманитар фәннәр контекстында Нәкый Исәнбәт мирасы» дип исемләнгән түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәл утырышында яңгыраган фикерләрне «Интертат» хәбәрчесе дә тыңлады.

news_top_970_100
Нәкый Исәнбәткә – 125: Архивы институтларга кайтырмы, яки Шәймиевнең чынга ашмаган карары
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Илгиз Халиков: «Нәкый Исәнбәт – татар халкының рухи мирасын, тел, әдәбият хәзинәсен өйрәнү, системага салу, чыгару өлкәсендә армый-талмый эшләгән галим»

Түгәрәк өстәл алдыннан КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова «Татар халык дастаны «Идегәй» һәм Нәкый Исәнбәт» күргәзмәсе ачылышын да оештырган иде.

Түгәрәк өстәлне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков ачып җибәрде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Быел тәнкыйтьче, публицист, язучы, тәрҗемәче, публицист, педагог, энциклопедик колачлы галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тула. Гомере дәвамында халкына хезмәт иткән шәхеснең тормышы да, иҗаты да гаять үзенчәлекле. Иҗат дәверендә Нәкый Исәнбәтнең 2 дистә поэмасы, 200дән артык шигыре басылып чыга. Аларның кайберләре җырга әйләнеп китә, халык аларны үзенеке дип кабул итә. Әдипнең балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге үзенә күрә бер сәнгать дөньясын тудыра. Аның «Куян маҗаралары», «Мырауҗан агай хәйләсе» һ.б. китаплары кечкенә укучылар арасында популярлык казана. Шул ук вакытта ул драматургия өлкәсендә дә актив эшли.

Нәкый Исәнбәтнең күпчелек әсәрләре төрле сәхнәләрдә зур уңыш белән бара. «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», «Идегәй», «Түләк», «Җирән чичән белән Карачәч-Сылу», «Гөлҗамал» һ.б. пьесалары, көндәлек матбугатта даими басылып килгән публицистик мәкаләләр, фельетоннар, рецензияләр – һәммәсе Нәкый Исәнбәтне татар әдәбиятының күренекле вәкиле итеп таныта.

Нәкый Исәнбәт – татар халкының рухи мирасын, тел, әдәбият хәзинәсен, тарихи ядкәрләрен, фольклорын җыю, барлау, гыйльми өйрәнү һәм аларны системага салу, бастырып чыгару өлкәсендә гомере буе армый-талмый эшләгән күренекле галим, энциклопедист. «Татар халык мәкальләре», «Татар теленең фразеологик сүзлеге», «Татар халык табышмаклары», «Идегәй» дастанының җыелма тексты һ.б. – болар барысы да татар теле һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өлкәсендә фундаменталь хезмәтләр булып саналырга хаклы.

Галимнең фәнни хезмәтләр хәзинәсе, аның әдәби иҗаты кебек үк, гаять бай, һәм аның проблемалары бик тә киң. Нәкый ага Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗаты тулаем өйрәнелгән дип әйтеп булмаса да, аның турында күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде, диссертацияләр якланды. Әдип иҗатын халыкка җиткерү юлында Гали Арсланов, Тәлгат Галиуллин, Равил Рахмани, Назыйм Ханзафаров, Габдулла Шамуков, Миләүшә Хәбетдинова зур өлеш кертә, – диде институт директоры.

Айнур Тимерханов: «Нәкый Исәнбәтнең милли мәдәниятне, әдәбиятны, фәнне үстерүдәге роле бәйләп бетергесез»

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов түгәрәк өстәл катнашучыларын Рифкать Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Түгәрәк өстәлне Татарстан җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга дип исәплим. Бу – республикада тел, мәдәният, тарихны саклауга, өйрәнүгә бирелә торган игътибар белән билгеләнә. Без технология үсеше турында бик күп сөйләсәк тә, аның нигезендә һәрдаим рухи, мәдәни кыйммәтләр торды, һәм гуманитар фәннәрне үстерү – бүген дә ТР Фәннәр академиясенең төп эшчәнлек юнәлешләренең берсе. Бүгенге түгәрәк өстәл дәүләт сәясәте кысаларына бик яхшы туры килеп тора. Нәкый Исәнбәтнең милли мәдәниятне, әдәбиятны, фәнне үстерүдәге роле бәйләп бетергесез. Ул – гасырга якын гомер кичереп, халкыбызга биниһая зур мирас калдырган шәхес.

Нәкый Исәнбәтнең мирасы, үзе яшәгән заманның катлаулы булуы сәбәпле, моңарчы тиешле шәкелдә ачылмаган, өйрәнелмәгән. Аның шәхес куәсе тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәде. Шул ук вакытта Нәкый Исәнбәт гомеренең 20 еллыгын педагогик эшчәнлеккә багышлаган, мөгаллим, методист булган, Татарстан һәм Башкортстан мәктәпләрендә укыткан, дәреслекләр язган, – диде ул.

Илсөяр Иксанова: «Нәкый Исәнбәт – милләтенә хезмәт итеп яшәгән шәхес»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Нәкый Исәнбәтне «милләтенә хезмәт итеп яшәгән шәхес» дип атады.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Түгәрәк өстәл җыелышын үзенә күрә тарихи вакыйга дип әйтә алабыз. Нәкый Исәнбәт – татар әдәбиятында, татар фәнендә үзенең урынын алган зур шәхес. Аның тууы да символик мәгънәгә ия, чөнки ул ике гасыр чигендә дөньяга килгән. Бер гасыр гомер кичергән, шактый катлаулы вазгыятьтә яшәгән. Шушы чорда ул – үзенең урынын табып, милләтенә хезмәт итеп яши алган зур шәхес.

Җәмәгатьчелек аны, беренче чиратта, фольклорчы-галим, язучы дип кабул итә. Ул әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кергән. Бүгенге көндә дә халык арасында танылган 2 җырын телгә алып китсәк, алар һәркемгә таныш: «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем». Алар – татар халкының иң камил әсәрләрнең берсе. Алар бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми икән, бу инде аның иҗат гомере турында сөйли. Бүгенге көндә дә аның пьесалары буенча әсәрләр куела: «Миркәй белән Айсылу», «Хуҗа Насретдин», «Мырауҗан маҗаралары», «Идегәй» һ.б. Әсәрләренең бүгенге көндә дә сәхнә тотуы – гасырлар кичеп тә, аның иҗаты яшәргә лаеклы дигән сүз. Бу инде классик иҗат дип атала.

Мин аның эшчәнлегенә рәхмәтле. Шәхсән үзем дә, фольклор журналы оештырган вакытта аның хезмәтләренә таяндым, «Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре» томлыкларыннан халкыбызга бик күп фикер җиткерә алдык. 1941 елда Нәкый аганың Бөек Ватан сугышы вакытында «Идегәй» әсәре сәхнәгә «менә». Бу да бер символик мәгънәгә ия дип әйтәсем килә.

Нәкый Исәнбәтнең 90 яшьлек юбилеенда аның белән очрашкан идем. Без аны Роберт Миңнуллин, Госман Садә белән котладык. Ул вакытта Нәкый аганың күзләре күрми иде. Хатыны безгә диванны ачып күрсәтте: диван асты тулы сап-сары кәгазьләр... «Болары әле эшкәртелеп бетмәгән, фәнни әйләнешкә кермәгән», – дип әйтте ул. Титаник хезмәт, әлбәттә, бәяләнергә тиеш. Зур шәхесләр тирәсендә һәрвакытта зур бәхәсләр, каршылыклар булган, бу – табигый. Шундый гасырда яшәп, бүгенге көнгә дә зур мирас калдырган шәхесләр – алар бармак белән санарлык. Нәкый Исәнбәт – шундыйлардан, – дип йомгаклады Илсөяр Иксанова.

Әлфәт Закирҗанов: «Киң катлау укучыларга Нәкый Исәнбәт лирик шигырьләре белән таныла»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, киң катлау укучылар арасында Нәкый Исәнбәт лирик шигырьләре белән танылу ала.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Лирик шигырьләренең музыкальлеге, романтик рухы, купшы сурәтлелеге, көй-моң белән кушылып, популяр җырлар булып китә («Уракчы кыз», «Бормалы су», «Син сазыңны уйнадың», «Туган ил» һ.б.). Аларда үз чорының кайнар рухы, ашкынулы яшәү ритмы, матур омтылышлар чагыла, ә инде матур тел, бай сурәт чаралары, халык авыз иҗаты әсәрләреннән килеп кергән бизәклелек, аһәңлек, җорлык киң яңгырашлы итә.

Нәкый Исәнбәт 1910 еллардан алып 1990 елларга кадәр иҗат итә, һәм әлеге мирас уртак һәм бөтенлекле концепциягә нигезләнә – туган халкы мәнфәгатен кайгырткан мәгърифәтче булып кала. Истәлекләреннән күренгәнчә, бу төшенчәне киң мәгънәсендә халыкка хезмәт итү белән бәйләп карый. Әдәбият белән бик иртә кызыксына башлап, беренче шигырьләрен 10 яшьтә яза башлый. Ә инде 11-13 яшендә «Балта», «Балга», «Күсәк» исемле кулдан эшләнгән журналлар язып чыгара. Нәкый аганың «Минем язучы булуым һәм халык иҗаты өйрәнүем», «Шигырь чыгаруым юлында минем кайбер эзләнүләрем турында» һәм «Мин ничек шагыйрь булдым» кулъязмаларында әдәби иҗатка килү, моңа китергән сәбәпләр, йогынты ясаган кешеләр, шәхси кызыксынулары, әдәби иҗат серләре һ.б. турындагы фикерләре яшь буынга бер үрнәк, тәҗрибә булып тора.

Нәкый Исәнбәтнең шигърияте дөньяга карашын, күңелендәге хис-кичереш, уй-фикер байлыгын чагылдыра. Хәтта төрле чорлардагы күңел-җан хәрәкәтен дә тоемларга мөмкин. Билгеле, тәҗрибә арта барган саен, шагыйрьнең илдәге катлаулы тарихи-сәяси, иҗтимагый, мәдәни, милли һ.б. мәсьәләләрне аңлавы, сәнгати чагылдыру осталыгы да үсә бара.

Нәкый Исәнбәт – татар драматургиясенең үсеш-үзгәрешенә, шул исәптән аерым чорларына хас сан һәм сыйфат үзгәреше, жанр өлкәсендәге эзләнү, сәнгати табышларга зур өлеш керткән әдипләрнең берсе. Бай иҗат гомерендә 30дан артык пьеса иҗат итеп, барысының да диярлек сәхнәләштерелүе, иң уңышлыларының татар театрларында даими куелып килүе – бу инде язучы иҗатына бирелгән иң зур бәя чагылышы. Исәнбәтнең әдәби иҗатында сәхнә әдәбияты төп урынны алып торса да, ул шагыйрь, тәрҗемәче, прозаик, публицист буларак та бай мирас калдыра. Әдипнең сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен киң катлам укучыларга җиткерүгә зур өлеш керткән галимнәр: Габдулла Шамуков, Назыйм Ханзафаров, Азат Әхмәдуллин, Миркасыйм Госманов, Әмирхан Еники, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Бакый Урманче, Гали Арсланов, Тәлгат Галиуллин, Равил Рахмани, соңгы елларда Миләүшә Хәбетдинова исемнәрен атап үтү кирәк.

Нәкый Исәнбәт озын гомер кичерә, ил-халык тарихының гаять катлаулы, каршылыклы чорлары эчендә кайнап, күп авырлыкны башыннан үткәрә. Истәлекләреннән күренгәнчә, 1925-1955 еллар аралыгында һәр төр басымга, рәнҗетүләргә дучар була. Шуннан соңгы дәвер аның күпкырлы эшчәнлеген киң җәмәгатьчелек һәм хөкүмәт тарафыннан тану, бәяләү дип әйтеп булыр иде. Моны аның бүләкләре раслый, – дип йомгаклады.

Лилия Мөхәммәтҗанова Нәкый Исәнбәт иҗат иткән халыклашкан җырларны атады

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова Нәкый Исәнбәт иҗатындагы җырлар турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Фольклористикада «халыклашкан җыр» дигән төшенчә бар. Нәкый Исәнбәтнең дә шушы категориягә керә торган әсәрләре юк түгел. 1920 елларда ук иҗат ителгән «Уракчы кыз» шигыренә үз чорында көй языла. Бүгенге көндә бу җырның көе Җәүдәт Фәйзи көе, халык көе һ.б. дип төрлечә тамгалана. Җырның көен кем язганлык мәсьәләсенә Нәкый ага болай дип ачыклык кертә: «Габдулла Шамуков, бу көйне «Башмагым» музыка-комедия авторы Хәбибулла Ибраһимов чыгарды, дип раслый. Әмма «Уракчы кыз» аның тарафыннан язылдымы, анысын ачык кына белмим», – дип әйтә.

«Халыклашкан җыр» дигән төркемгә кертеп карау әсәрнең дә, авторның да мәртәбәсен арттыра. Менә шундый тарихы булган бу гаҗәеп матур җырны бүген, Нәкый Исәнбәтнең халыклашкан җыры дип атау, шиксез, җырның халык мәхәббәтен яулаган әсәр булуыннан килә. Сүзләре Нәкый Исәнбәтнеке, көе халыкныкы булган «Илкәем» җыры, көе Илһам Шакировка, я халыкка нисбәт ителә торган «Син сазыңны уйнадың» да – шундый ук дәрәҗәгә ия ядкяр. «Гармунчы егет», «Бормалы су»ны да популяр гына түгел, халыклашкан әсәрләр рәтендә карарга мөмкин, – дип чыгыш ясады филология фәннәре докторы.

– Бу, бер яктан, әдәбият белән фольклорның туктаусыз алмашу процессын күрсәтсә, икенче яктан, авторның халыкка үтә якынлыгын раслый. Халык үз милли-этник тарихына, яшәешенә, менталитетына, психологиясенә һәм, әлбәттә, милли тел байлыгына беркайчан да битараф булмаган. Димәк, Нәкый Исәнбәтнең масса җыры булып әверелгән шигырьләре – шушы зур таләпләргә җавап бирә торган иҗат, – диде галимә.

Фәнзилә Җәүһәрова: «Миләүшә Хәбетдинова халкыбызга Нәкый Исәнбәт архивын кайтара»

Татарстанның баш фольклорчысы, КФУ доценты, «Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы директоры Фәнзилә Җәүһәрова галимә Миләүшә Хәбетдинованың Нәкый Исәнбәт архивын халыкка кайтаруын әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Миңа еш кына: «Ни өчен син Нәкый Исәнбәткә Миләүшә Хәбетдинованы алып килдең?» – дип сорау бирәләр. Ләкин барыгыз да белеп торырга тиешсез: Нәкый аганың кызы Йолдыз апа килгән бөтен кешегә дә ишек йозагын ача торган кеше түгел иде. Беренче тапкыр Миләүшә Хәбетдинова белән баргач, ул аның каршында 2 сәгатькә якын имтихан тотты. Имтихан татар әдәбияты торышы, татар дөньясы, зыялылары турында иде. Шуннан соң гел элемтәдә булдык. Йолдыз апа Миләүшә Хәбетдинова белән танышып, 2 елдан артык вакыт узды. Йолдыз апа исән булган вакытта ул аңа документ-материалның күчермәсен берничә сәгатькә генә биреп җибәрә, бастырып чыгарттыра иде. Хәзер ачыкладык: ул материаллар әллә кайчан басылган булган. Бу эшкә бирелгәнлекне һәм эшләү сәләтен сынау булгандыр дип исәплим. «Сәгате шушы җиткәндер, Нәкый ага сине көткәндер», – дип әйтәм Миләүшәгә.

Нәкый аганың мирасчысы Бәллүр апага без бик рәхмәтле. Йолдыз апа исән вакытта: «Минем җаным тыныч, анда Бәллүр һәм Хәсән бар», – дип әйтә торган иде. Нәҗибә апага рәхмәт, рухы шат булсын. Ул гаиләсенә – кызы, оныкларына – бу бөек шәхеснең һәр кәгазь кисәге бөек икәнлекне инандырып калдырган. Миләүшә Хәбетдинова күрсәткән документлар – кәгазь кисәкләре. Алар берничек тә тәртипкә салынмаган иде. Алар архив белән эшләгән вакытта һич көтмәгәндә килеп чыга.

«Татар мифлары» китабын әзерләү дәверендә кереш мәкалә яздык. Миләүшә Хәбетдинова белән гел сөйләшәбез, төнге ике-өчләр була, китап актарабыз. Этнограф, диалектолог һәм фольклорчы Дмитрий Зеленин, фольклорчы Юрий һәм Борис Соколовларга килеп чыктык... Кереш мәкаләне әзерләгәндә, мин бик күп сорауларга җаваплар алдым. Мәкаләгә бәйле документлар бер-бер артлы чыга торды. Әйтерсең, Нәкый Исәнбәтнең рухы документны үзе чыгарып куя.

Миләүшә Хәбетдинованың ире, галим Айдар Хәбетдиновка рәхмәт әйтәм. Гарәп графикасында язылган, кеше укымаслык кулъязмаларны ул укып бирә. Аның вакыты бушаганын көтәбез. Моннан тыш, Миләүшә, акча түләп, башка кешеләрдән дә укыта. Ләкин ул кәгазьләр арасында саргаеп беткән, хәрефләре танылмый торган документлар бар. Буш вакыты була икән, Айдар Хәбетдинов Нәкый Исәнбәт документлары белән эшли. Без аңа рәхмәтлебез һәм аның белән горурланабыз, – диде ул.

Миләүшә Хәбетдинова: «Нәкый Исәнбәт фольклористикада федераль масштабта эшләгән»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова хәзерге вакытта Нәкый Исәнбәт архивы белән эшли. Ул икенче фундаменталь хезмәтне – «Татар мифлары»н әзерләвен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Хәзер бөтен дөнья Шәрык дөньясына борылды. Без кечкенә генә түгәрәк өстәл белән генә утырырга тиеш түгел. Бүген Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Германия, Швеция, Венгрия һ.б. илләрнең галимнәре монда утырырга тиеш иде. Үзебезнең халкыбызны бөек итеп күрсәтергә хокукыбыз бар. Сезгә кызыклы булган материалларны үзем белән алып килдем, чөнки ярдәм кирәк. Мин – фольклорчы түгел, рус бүлеген тәмамлаган галим. Акрынлап татар әдәбиятын өйрәнәм. Ләкин Нәкый Исәнбәтнең архивында табылган документлар безнең фольлористика гыйлеменең башка киңлекләрен ача. Сезнең институтта архивларда җавап табарга көчегез булыр дип ышанам.

...Нәкый Исәнбәт региональ фольклористика белән шөгыльләнмәгән. Аңа каршылык күрсәткәч, ул Мәскәүгә чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки Нәкый Исәнбәт фольклористикада федераль масштабта эшләгән. 1920 елда командага кушыла һәм беркемнән курыкмыйча эш итә. Нәкый аганы фольклорчы Юрий Соколов хуплап чыга. Россия гуманитар фәнендә фольклористика буенча дәреслек нәкъ менә Соколов авторлыгында. Юрий Соколов Иосиф Сталин янына кереп, Мәскәү дәүләт фәлсәфә институты һәм Мәскәү дәүләт университетында фольклор кафедрасын ачтыра. Соколов Нәкый Исәнбәт белән эшләгән: ул Татарстанда һәм Башкортстанда аның региональ вәкиле булган. Мин бу турыда төгәл әйтә алам, чөнки Нәкый ага архивында справкалар табылды. Ничек болай булып чыкканына шакката идем: Нәкый Исәнбәт – төрмәдә утырган, «җидегәнче». Аннан бөтен кеше курка. Ә бу вакытта Исәнбәтнең «Идегәй-Морадын» әсәрен академия нәшриятында бастырганнар. Рецензенты – Юрий Соколов. Моннан тыш, ул Санкт-Петербургның данлыклы академия нәшрияты җитәкчесе дә әле. Икенче рецензенты – Кырым татарлары һәм төрки фольклорны өйрәнгән галим, профессор Владимир Гордлевский була.

Ничек итеп мондый югарылыктагы кешеләр төрмәдә утырган кешенең фәнни хезмәтенә рецензия язган соң? Чөнки алар Нәкый Исәнбәткә әлеге эшләрне башкарырга бирем биргән. Нәкый ага алар янына Мәскәүгә барып йөргән. Совет хакимияте вәкилләре безнең фольклорның киңлеген билгеләгән.

Миләүшә Хәбетдинова: «Нәкый Исәнбәтнең бөеклеген 1972 елда дөньяда таныганнар»

– Таныш булыгыз – венгр галиме, профессор, тюрколог Иштван Конгур Мандоки. Аның бөтен архивы Казахстанга күчкән, эзләрен табарга кирәк, чөнки Нурсолтан Назарбаев архивны Венргиядән алып килгән. Ул чит илдә яшәп, Нәкый Исәнбәтнең 1941 елда чыккан «Табышмаклар» китабын эзләгән. Шагыйрь Сәйфи Кудашның туганы Раил Кузеевка мөрәҗәгать иткән, аның аркылы Исәнбәт китаплары чит илгә барып ирешкән. 1972 елда Халыкара форумда Мандоки: «Исәнбәт кайда? Ни өчен ул монда килмәгән?» – дип торып сораган. Форумда Исәнбәтнең хезмәтләренә багышланган чыгыш булган. Ул аның 3 томлык мәкальләрен эзләгән һәм телефоннан Башкортстанга – Исәнбәтнең өенә шалтыратып, рәхмәт әйткән. Соңгы вакытта Исәнбәтнең хезмәтләре белән эшләгән... Ике тапкыр бардым, хатыны өйдә түгел, Казахстанга чыгып киткән иде. Ләкин мин аны барыбер табам.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1972 елда без дөньяга чыктык! Вашингтон профессоры, телче галим Николай Поппе 1972 елда фәнни журналда үзенең рецензиясендә: «Татар халкы табышмакларны өйрәнә торган теория төзеде», – дип, рецензия бастырып чыгара. Бу вакытта Совет иле Нәкый Исәнбәтнең бөеклеген танымый. Ә дөнья 1972 елда таный. Әмма Исәнбәт беркая чыгып китә алмый... Николай Поппеның Германиядә чыккан 3 томлык фәнни хезмәте бар. Икенче томындагы хезмәттә ул Нәкый Исәнбәткә таянып яза, дигән фикер бар. Германиягә барган галимнәр, бәлки, күргәннәрдер дә ул хезмәтне, ләкин Исәнбәт исеменнән курыкканнардыр, китапны алып кайтамаганнардыр. Анда да барып чыгарга исәбем бар.

«Идегәй»нең дүрт вариынты бар»: Нәкый Исәнбәт һәм «Идегәй» турында яңа фактлар

– «Мирас» комиссиясе эшләү нәтиҗәсендә, Нәкый Исәнбәтнең исеме «Идегәй» дастаныннан юк булган. Ләкин бу эшне аңлар өчен, тарихка күз салыйк. Нәкый Исәнбәтнең «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган дипломын карыйк. Дипломга Галимҗан Баруди кул куйган – Исәнбәт ул дипломны саклаган. Мәдрәсәдә алынган белемне Юрий Соколовлар таныган. Нәкый Исәнбәт Тел, әдәбият һәм тарих институтына килгән, Гали Халит: «Совет белемең юк, лаборант булып та ала алмыйбыз», – дип, Исәнбәтне кире борган. Башкортлар Нәкый Исәнбәтне үзләренең Академия үзәкләрендә кече фәнни хезмәткәр буларак тотканнар. Чөнки фольклорчы-галимнәр Дмитрий Зеленин, Юрий Соколов һәм Владимир Гордлевский Исәнбәтнең белемен таныганнар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Совет системасында югары белем алам дип, Нәкый Исәнбәт 1921 елда укырга керә. Ләкин, кинәт кенә укуын ташлап, гражданнар сугышы, ачлык заманында Уфадан Одессага юллама белән чыгып китә. Ул Харьков университетына укырга керә һәм аны беренче курстан өченче курска күчерәләр. Бу – очраклы түгел дип саныйм. Димәк, Дмитрий Зеленин гыйльми совет алдында мәдрәсә белеменең нәрсә икәнлеген, аның программасын раслап чыга алган.

Икенче факт: Исәнбәт – партиягә кермәгән, курсларда укыта торган гади укытучы, лектор була. Күз алдына китерегез, Исәнбәт Украина коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты тәрҗемәчесенә әйләнә. Татар бүлегендә эшли башлый. Украина ишеген ачарга кем ярдәм итә дип уйлыйсыз? Дмитрий Зеленин.

Ул вакытта Одесса, Харьков университетларында төп фәнни фольклор үзәкләре эшләгән. Мәсәлән, Харьковта фольлорчылардан Зеленин, Кагаров, Сунцов, Данковская хезмәт куйган. Шулай ук, бирегә Мәскәүдән лекцияләр белән фольклорчылар Соколов, Виноградов килеп, лекцияләр укыган. Нәкый Исәнбәт ярты ел гомерен монда уздыра. Ләкин шуннан соң украин телендә укыта башлыйлар. Дмитрий Зеленин янәдән Нәкый Исәнбәткә ярдәм итә. Украина коммунистлар партиясенең Үзәк комитетыннан Нәкый Исәнбәткә Мәскәүдә И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында тәрҗемәче бүлегенә укырга, Карл Маркс хезмәтләрен тәрҗемә итәргә, дигән юллама бирелә. Ул документ исән. Мәскәүдә алар Һади Такташ белән бер секциядә укыйлар. Ләкин икесе дә, большевиклар партиясенә кермибез дип, баш тарта. Нәкый Исәнбәтне укудан азат иткән справка да сакланган. Һади Такташның да шундый справкасы булган. Такташ – Казанга, Исәнбәт Уфага юл тота. Уфага кайткач, 4нче мәктәптә укыта. 4нче мәктәпнең директоры Закир Шакиров була. Ул галим буларак телче Дмитриев белән бик дус була. Шулай итеп, Нәкый Исәнбәт СССР Фәннәр Академиясе экспедициясенә кече фәнни хезмәткәр дәрәҗәсендә эләгә. 1927 елда Исәнбәтне Кавказга һәм Кырымга фольклор җыярга җибәрәләр. Справкасы бар.

Нәкый Исәнбәт экспедициядә эшләгәндә, «Идегәй» дастаны тарихы башлана. Ул 3 текстны язып ала һәм башкорт Академия үзәгенә тапшыра. Текстларда «фәләннән-фәләннән язылган» диелә. Ләкин 1930 елда Казанга китәр алдыннан, Исәнбәт текстологик хезмәтне әзерләп бирә: җыелма һәм фәнни мәкалә. 1933 елда Мәскәүдә бу хезмәтнең тәрҗемәсен бастырырга омтыла.

Миндә Нәкый Исәнбәтнең тюрколог Владимир Гордлевский һәм фольклорчы Юрий Соколовларга тапшырган, тәрҗемәчеләргә шәрехләмәләр язган «Идегәй-Морадын» тексты бар. Ул үз вакытында чыкмыйча калган. Башкорт фәнни институты, аларның экспертизаларын укымыйча, җавап бирмичә торган. Әлеге хезмәт Чыңгызхан риваятьләре белән бергә 2 томлык форматта «Аcademia» нәшриятында чыгарга тиеш булган. Башкорт халкы Нәкый Исәнбәтнең «Башкорт фольклоры» хрестоматиясен эзли. Мин аны Нәкый Исәнбәтнең мирасчылары Бәллүр апа, Хәсән ярдәме белән таптым. Зур том. Вак-вак гарәп графикасында язылган. Ул – бары тик башкорт фольклоры гына.

Ләкин башкорт галимнәре әле дә Нәкый Исәнбәтнең «Идүкәй»гә багышлаган фәнни хезмәтен халыкка чыгармый әле, шуңа күрә мин бу хезмәтне бастырырга бирми торам. Чөнки алар безне архивка кертми, димәк, мин аларга Исәнбәтнең фәнни хезмәтен – мәкаләсен кире кайтарсалар гына бирәм.

Мин алып килгән папкада – Исәнбәт кул куйган «Идегәй» дастанының беренче варианты. Ул эпос эшен Мәскәү галимнәре белән 1928 елдан бирле эшләгән. Сугыш алдыннан дастанның татар вариантының җыелмасын әзерләгән. Аның барлыгы 4 варианты бар. Бер вариант журналда басылды. Бер варианты Тел, әдәбият һәм тарих институты белән эшләнгән. 3нче вариант – типографиядәге. Бу папканы быел гына таптым. Бу – 1941 елда Исәнбәтнең корректорлар белән эшләгән варианты. Монда корректор кулы кергән, әлегә аның кем икәнен ачыкламадым. Исәнбәт кулы белән кертелгән төзәтмәләр бар. Дүртенче – соңгы вариант Йолдыз апада бар иде.

Нәкый Исәнбәтнең шәрехләп язылган «Идегәй» әсәре

Нәкый Исәнбәтнең архивы бай. Исәнбәт дәүләттән «Идегәй» өчен акча сорамаган, ул цензурасыз текстны фәнни комментарийлар, мәкаләсе белән бастырырга омтылган. Чөнки Исәнбәтнең «Идегәй» варианты Идегәй үлеме белән бетми – Алты Урда дәүләтләре язмышы белән төгәлләнә. Мин ул вариантны күреп кенә калдым.

Нәкый Исәнбәтнең басылмаган хезмәтләре: «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», «Татар халык мәкальләре»нең дүртенче томлыгы һ.б.

– Нәкый Исәнбәт Совет чоры вакытында «динсезләр» арасында йөреп, исламның тарихын, аның мифологиясен исламга багышланган китапта бастыра. Стәрлетамакта Нәкый Исәнбәт «Үсемлекләр терминологиясе» китабын чыгара. Ул хезмәт архивта чәчелеп ята иде: мин аны аерым-аерым битләрен табып, бербөтен итеп җыйдым, бер битен генә табасы калды. Бу хезмәт Уфада да, Казанда да юк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1957 елда төзелгән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» архивта – диван астында ята. Анда 80 мең сүз тупланган. Ул гарәп графикасында. Аны кирилл графикасына күчереп чыгарырга кирәк. Әлеге сүзлеккә таянып, Нәкый ага 2 фразеологик сүзлек чыгара. Ләкин Татарстан китап нәшриятында: «Исәнбәт 2 хезмәт чыгара», – дип, күләмен кыскартканнар. Анда 2 папка басылмаган. Нәкый Исәнбәт 3 томда «Татар халык мәкальләре»н чыгара. Дүртенче томлыгы өендә ята. «Сәяси», «дини», «порнографик» дип табылган мәкальләрне Совет хакимияте чыгарырга теләмәгән. Искәртеп әйтәм, бу – безнең байлык, Нәкый Исәнбәт байлыгы гына түгел. Безнең буын аны чыгарырга тиеш.

Нәкый Исәнбәтне пычраткан кешеләргә ачык әйттем: бөтен нәрсәне чыгарыгыз, бастырыгыз. Мин – галим. Халкым белән горурланам. Мин барыбер Исәнбәтне күтәреп чыгам, мин аңа ышанам. Исәнбәт белән дөньяга чыккан бөек татар халкы дип, үземне хис итәм. Сезгә дә: «Исәнбәттән курыкмагыз», – дим. «Мәгърифәтче булдым», – дип әйтә ул үзе дә. Әлегә эшемнең нәтиҗәсе шундый.

Исәнбәттә булган байлык – папкалар тулган бер зур бүлмә. Аның икенче хатыны Нәҗибә апа фатирында эшлим. Нәҗибә апаның кызы, мирасчылары – Бәллүр апа һәм Хәсән – бүгенге көндә Нәкый Исәнбәтнең архивын саклаучылар. Нәкый Исәнбәт архивының икенче өлеше кызы Йолдыз апа Исәнбәт вафат булгач, ябылды. Мин әлегә анда эшли алмыйм, – диде галимә Миләүшә Хәбетдинова.

Рәдиф Гаташ: «Нәкый Исәнбәт бик зур белемгә ия булган, ул әле дә шагыйрьләргә эталон»

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ фикеренчә, Нәкый Исәнбәт – зур белемгә ия булган шәхес.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Ул бик зур эрудиция, белемгә ия булган, шуңа күрә шагыйрьләргә әле дә эталон булып кала. Аны без бүген дә берничек тә куып җитә алмыйбыз әле. Өйрәнергә дә, өйрәнергә. Нәкый Исәнбәт – Габдулла Тукай шәкерте. Ул аның васыятьләрен үтәгән. Фольклор турында сөйлибез икән, ул Тукай мәктәбе буенча тәрбияләнгән, дип әйтә алабыз. Нәкый Исәнбәт, шагыйрь буларак, замандашларын биш бармагы кебек яхшы белгән, һәрберсенең нинди яңалык алып килгәнен, Тукай, Дәрдемәндләрдән соң шигъриятнең нинди үсеш кичергәнен бик яхшы аңлаган. Совет чоры шигъриятенә Һади Такташлар килгәнче, ул фольклор белән шөгыльләнә башлый. Нәкый ага бөтен төрки халыкларның, дөнья әдәбиятын, дөнья шигъриятен бик яхшы белгән. Барлык хезмәтләрендәге мисаллардан аның борынгы шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныш булганы аерымачык күренә. Китап эчендә китап кебек, – диде Рәдиф Гаташ.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова Татарстан фәнен үстерүдә Исәнбәт династиясенең роле турында сөйләп үтте.

Рафис Корбан: «Нәкый Исәнбәтнең 1914-1930 еллардагы тормышы бөтенләй безнең әдәбиятта юк»

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире, язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан Нәкый Исәнбәтнең тормышы тулаем алганда өйрәнелеп бетмәвен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Нәкый аганың кызы Йолдыз апа миңа әнисе Гөлсем ханымның көндәлекләрен дә биргән иде. Әлеге көндәлек мин язган романның нигезенә ятты. Әсәрдә артык сүзләр кертмичә, һәр вакыйганы тулы итеп сурәтләргә тырыштым. «Ике роман» китабын укып чыгарга тәкъдим итәм. Китапта Нәкый Исәнбәтнең 45 еллык, ягъни ярты гомерен сурәтләдем. Миләүшә Хәбетдинованың чыгышын тыңладым, ул безгә – язучыларга зур азык бирде. Исәнбәтнең әле 1914 елдан башлап 1930 елга кадәрге тормышы бөтенләй безнең әдәбиятта юк, яктыртылмаган. Безнең язучылар өчен өр-яңа материаллар бар.

Йолдыз Исәнбәткә рәхмәтлемен. Аның белән «Татарстан» радиосында эшләгән вакытта танышкан идем. Гомеренең соңгы елларында аның белән яңадан очрашып, аралашып, Нәкый Исәнбәт турында бик күп һәм бик бай материаллар алырга туры килде. «Җидегәннән төшкән нур» романы минем өчен бик кадерле. Нәкый Исәнбәт – олы шәхесебез, аның исемен каралту – җинаять. Кызганыч, яхшы дәрәҗәдә романнар, әсәрләр иҗат итәргә язучыларыбыз бетеп бара. Бәлки, киләчәктә булыр. Әле бу көннәрдә дә Татарстан Язучылар берлегенә яңа әгъзалар кабул иттеләр. Миләүшә Хәбетдиновага да рәхмәт. Ул романны зурлап, халыкка тәкъдим итә. Без Исәнбәтне «җидегәнчелек эше» белән генә күз алдында тотып яшәгәнбез икән. Язучыларыбыз Нәкый Исәнбәт темасына кайтырлар гына түгел, дәвам итәрләр дип өметләнәм, – диде Рафис Корбан.

Луара Шакирҗанова: «Нәкый Исәнбәт – оста артист!»

Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова кызыклы фактларны сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Узган гасыр ахырында режиссер, драматург Празат Исәнбәт белән аның юбилее уңаеннан бер әңгәмә эшләгән идем. Шулвакыт ул Нәкый Исәнбәтне шәхес буларак ача торган кайбер якларын сөйләде. «Без кечкенә вакытта әти пьесаларын язып чыккач, әнигә укып күрсәтә иде, аны һәрвакыт тыңлый идем. Ә инде укый-яза белә башлагач, мин аның бөтен пьесаларын укып чыктым», – дигән иде Празат абый.

Празат Исәнбәт әтисенең һинд мәдәнияте белән кызыксына башлаганын да сөйләгән иде. Хәтта йога күнегүләре эшләде, аякларын баш артына куеп, сәгатьләр буе утырып тора ала иде, диде. «Һинд шагыйре Прасад хөрмәтенә миңа Празат дип исем кушкан». «Укыган вакытта әти минем иҗатыма бик җитди, игътибарлы карады. Әмма мин аның әсәрләренең бер җөмләсен, бер сүзен дә кыскарта алмадым. Ул аңа шулкадәр каршы килә иде. Әти күләмле әсәрләр яза иде. Шуңа күрә мин әтинең бөтен әсәрләрен куймадым да. Әти бик оста итеп шигырьләр укый иде, нәфис сүз остасы булды. Аның кебек шигырьләр укучыны ишеткәнем булмады», – дип сөйләгән иде Празат Исәнбәт.

Нәкый Исәнбәт оста артист иде. 1937 елда рабфакны тәмамлагач, әти белән әнине Әтнәгә җибәрәләр. Нәкый аганың да бу вакытта Әтнә мәктәбендә укыткан чагы икән. Шул вакытта, әниләр Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектаклен куя. Шунда Нәкый Исәнбәт Сираҗетдин булып уйнаган. «Галәмәт оста уйнады, ул шундый талантлы», – дип, әтинең сөйләгәнен хәтерлим. Әти бер тапкыр Нәкый Исәнбәт белән Әтнәдән Казанга барган. «Авылга килеп керүгә, өлкәннәрдән сорашып, нинди мәкаль, кызык сүзләр әйтәләр – кесәсеннән блокнот чыгарып, язып бара иде», – дип сөйләгән иде әти. Бер сәфәр вакытында гына да берничә бит блокноты тулган – фольклор шулай җыелган. Бу, шулай ук, кызык күренеш.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең 17 әсәре 33 тапкыр куелган. Гомумән, театр һәм сәнгатьне аерып булмый. 1924 елда ул «Һиҗрәт» дигән әсәрен алып килә, һәм аны Шакир Шамильский куя. Шуннан башлап бүгенге көнгә кадәр аның әсәрләре халык һәм профессиональ театр сәхнәләреннән төшми. Нәкый ага театрга, халкыбызга шуның белән хезмәт итә, – ди ул.

Илнур Миргалиев: «Нәкый Исәнбәт архивы академик институтларга кайтырга тиеш»

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Нәкый Исәнбәт архивын Татарстан Фәннәр академиясенә кайтарырга тәкъдим итте.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Нәкый Исәнбәт – соңгы могиканнарыбызның берсе. Аларның архивлары академик институтларга кайтырга тиеш. Галимә Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәт архивы белән ничек эшләвен, нинди авырлыклар булуын аңлатты. Бу очракта Нәкый аганың туганнарына да шуны әйтәсем килә: галимнәр ягыннан игътибар һәм архивны кайтарырга теләк булганда, Нәкый Исәнбәт архивы өйдә, диван астында яки шкафта, ягъни чәчелеп ятарга тиеш түгел.

Архивны Татарстан Фәннәр академиясенең «Мирасханә» үзәгенә бирергә, архивны өйрәнеп чыгар өчен галимнәрне билгеләргә һәм аны һәр яклап өйрәнергә кирәк.

Мин, мәсәлән, бу эшкә бик теләп алыныр идем. Нәкый аганы без күтәрергә, бу теманы үстерергә тиешбез. «Идегәй» дастаны буенча күпме спектакльләр куелды, бәхәсләшүләр бара. Бу – тарихның бер өлешенә әйләнде. Нәкый агасыз бу әйберләрне аңлап булмый. Әйдәгез, бергәләп эшлик. Без моңа әзер. Нәкый агага һәм фольклорыбызны кайтаруга багышланган җыелышларда тагын күрешик, сөйләшик, тагын да күбрәк материалларны чыгарыйк. Чөнки алар, чынлап та, халыкка кайтырга тиеш, – диде Илнур Миргалиев.

Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәтнең васыятен әйтте: «Архив ИЯЛИ институтына кайтмаячак»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең архивы мәсьәләсендә васыятен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Нәкый аганың васыяте бар. Күрәсең, заманында аны каты рәнҗеткәннәрдер. Нәкый Исәнбәтнең архивы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына кайтмаячак. Беркайчан да. Ул аны чикләп узган. Монда Нәкый Исәнбәтнең туганнары бар, алар бу хәлне белә. Исән чагында, Йолдыз апа Исәнбәт тә миңа әйтте. «Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре минем архив белән эшләргә тиеш түгел», – дип, Нәкый ага васыятен язып калдырган. Чөнки ул вакытта аларга ышанмаган.

Галим буларак, архивы белән эшләү өчен төп варисы итеп Булат Гыйззәтуллинны әзерләгән булган. Ул Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнгән. Кызганыч, Булат абый үлеп киткән. Йолдыз апа Пушкин музее белән хыялланып йөргән иде... Нәкый аганың архивын өйрәнергә дип килгәч, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләмим микән дип, мине кырык тапкыр тикшерделәр. Мин сезгә моны әйтергә мәҗбүр, – диде галимә.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков хәзер институтта башка кешеләр эшләвен әйтте.

– Нәкый аганы рәнҗеткән кешеләрнең дә урыннары җәннәттә булсын, дип әйтә алабыз. Исәннәре дә бардыр. Әмма икенче ягы бар бит: фәнгә зыян килергә тиеш түгел. Институт җитәкчесе буларак, ихластан әйтәм: безнең галимнәр җигелеп эшләргә әзер. Хәзер эшләмәсәк, алга таба аның ничек буласын мин әйтә алмыйм. Теләк булганда эшләргә кирәк. «Мирасханә» үзәгенә дә шактый архивлар кайта башлады. Реставрация лабораториясен дә булдырырга планлаштырып торабыз. Андый лабораторияләр Россия күләмендә санарлык кына. Бу – безнең казаныш. Кулъязмаларны саклау гына түгел, аны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк. Шундый мөмкинлекләр булганда Нәкый аганың мәңгеләштерик һәм халыкка җиткерик, – диде институт директоры.

Нәкый Исәнбәт мирасчысы: «Исәнбәтнең архивын Америкадан сатып алырга теләүчеләр булды»

Нәкый Исәнбәтнең икенче хатыны Нәҗибә ханымның кызы Бәллүр Хәярова әйтүенчә, Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр булган.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Нәкый ага вафат булып, аның архивының бер өлеше безнең гаиләгә калды. Шул вакытта Нәкый Исәнбәт төзегән аңлатмалы сүзлекне, мәсәлән, Америкадан сатып алырга теләүчеләр табылды. Алар зур күләмдә акча тәкъдим итте. «Сатып аласыбыз килә», – диделәр. Без баш тарттык. Мине шунысы гаҗәпләндерде: Америкада бу хакта ничектер белеп алганнар, һәм аларга кирәк булган. Ә ул вакытта безнекеләргә беркемгә кирәк булмады.

Башкалардан да бик күп тәкъдимнәр килде. Нәкый Исәнбәт үзенең архивын Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшыру мәсьәләсенә килгәндә, аның архивын берничә тапкыр урлаган булганнар. Ул хәтта безгә – туганнарына да ышанып бетми иде. Йокларга ятканда да кабинетын ачкычка бикләп куя, ачкычны үзенә алып кала иде. Ул тормыш михнәтләрен күп күргән. Беркемгә дә ышанмый иде – менә шунысы начар.

Бездә Нәкый аганың гарәп графикасында язылган архивы калды. Әнием мулла кызы иде, шунлыктан гарәп графикасын таный, белә иде. Нәкый ага вафат булгач, аның кулъязмаларын 4 ел буена кирилл графикасына күчерә алды. Ул вакытта Татарстан Язучылар берлегеннән машинистка билгеләгәннәр иде. Өлгергән кадәр эшләп калып булды. Хәзер архив белән Миләүшә Хәбетдинова эшли, буш вакыты булганда аның ире – галим Айдар Хәбетдинов килә, гарәп графикасындагы кулъязмаларны укып бирә. Ләкин бу – алар өчен дә кыен эш.

Нәкый Исәнбәт архивын нишләтергә дип, Йолдыз апа белән сөйләшкәнбез булды. Без дә мәңгелек кешеләр түгел бит. Балаларыбыз дөрес тәрбия алган, ләкин нинди генә хәл булмас. Шуңа да борчылабыз. Йолдыз апа: «Лаборатория булса, яхшы булыр иде», – дигән иде. Ул хәтта үзенең фатирын да шушы лаборатория өчен дип тапшырырга теләде. Әмма ул вакытта беркем дә кызыксынмады. Бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Әлеге түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларны тыңлап, Татарстан Фәннәр академиясенә хөрмәтем артты. Миңа барысы да ошады, – диде Бәллүр Хәярова.

ИЯЛИ тәкъдиме: «Нәкый Исәнбәтнең исемен мәңгеләштерик һәм мирасын халыкка җиткерик»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков фикеренчә, язучы, шагыйрь һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең исемен мәңгеләштерү, мирасын халыкка җиткерү мөһим.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

– Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тулаем ышанырга була. «Мирасханә» үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров та биредә. Шушы көннәрдә ул реставрация лабораториясен ачып җибәрә. Кулъязмаларны саклау гына түгел, аны өйрәнергә, киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк. Шундый мөмкинлекләр булганда, Нәкый аганың исемен мәңгеләштерик һәм мирасын халыкка җиткерик, – диде ул.

Нәкый Исәнбәтнең мирасчысы Бәллүр Хәярова кабинеттан Нәкый аганың бер әйберен дә алып чыкмауларын әйтте. «Аның кулъязмаларын сканердан күчереп караган идек – ул техника аны боза гына», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

«Хәзер бит яңа җиһазлар белән эшлибез, алар кулъязмаларны бозмый. Икенче мәсьәлә дә бар – кулъязмаларны саклау шартлары. Архивы шкаф, диван астында саклана, дисез. Әмма яктылык, дымлылык ягыннан кулъязмаларны саклау таләпләре бар. Күрше фатирдан су агып чыкса, су баса калса? Кулъязмаларның исән калуында гарантия юк бит. Ә Татарстан Фәннәр академиясендә барлык шартлар бар. Бу мәсьәләне хәл итәргә әле соң түгел», – диде Илгиз Халиков.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев Нәкый Исәнбәтнең ул вакытта Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән галимнәргә архивын ышанып тапшырмавын хуплады. «Дөрес эшләгән. Әмма хәзер ул архивны фатирда тотуның нинди мәгънәсе бар? Аяк терәп каршы торуның мәгънәсен күрмим. Архив юкка чыга. Галим Айдар Хәбетдиновны бик хөрмәт итәм, әмма ул кулъязмаларны текстологларга тапшырырга кирәк», – диде Илнур Миргалиев.

Бәллүр Хәярова Нәкый Исәнбәт архивын һәм китапханәсен бик уникаль дип бәяләде.

«Шуңа күрә мин сезгә бу мәсьәләгә җаваплырак карарга өндим», – диде Илнур Миргалиев.

Фәнзилә Җәүһәрова Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте

Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова язучы, шагыйрь, фольклорчы Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен күтәрде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– 1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Нәкый Исәнбәт коллекциясенең әһәмиятен аңлап, Исәнбәтнең 30 томлыгын әзерләү буенча лаборатория оештыру турында Хөкүмәт карарын чыгара. Бу лаборатория булдырылып һәм хокук ияләре белән килешү төзелгәч кенә, Исәнбәт архивын саклап калу мәсьәләсенең очына чыгып була.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать галимнәре Нәкый Исәнбәтнең архивы саклана торган урынга килеп, материалларны пакетларга тутырып алып чыгып китеп кенә проблема хәл ителми.

Алай булмый. Чөнки архивта нәрсә барлыгын, мәсәлән, Бәллүр апа Хәярова (Нәкый Исәнбәтнең мирасчыларының берсе – ред.) да белми. Кемдер: «Бу бит – саргаеп беткән кәгазьләр генә», – дип әйтер. Ә без шул кәгазь кисәкләрен туплап, китап итеп чыгардык. Шуңа күрә, әйдәгез, Нәкый Исәнбәт лабораториясен булдыру мәсьәләсен бергәләп күтәрик. Системага салынгач, акрынлап-акрынлап шуларны архивка тапшырырга булыр иде, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.

– Мин, һәркемнең нияте яхшы, дигән өметтә. Шул ук вакытта, һәр кешенең 100 процент намусы чиста дип гарантия бирә алмыйм. Мин хәтта үз-үземә дә андый гарантия бирмим. Нәкый ага вафат булгач, Йолдыз апа Исәнбәт белән Нәкый Исәнбәтнең «Татар мифлары»на бәйле кулъязманы эзләдек. Мин күреп калган кулъязманы таба алмадык. Ел ярым элек Татарстан китап нәшриятында элек эшләгән хезмәткәрләр Исәнбәтнең кайбер кулъязмаларын кайтарды. Нәкый ага архивында күптән түгел табылган кәгазь кисәкләре дә бик очраклы гына килеп чыкты. Һәр кәгазьнең нәрсә икәне язылган һәм тәртипкә салынган дип уйлыйсызмы? Юк. Анда барырга һәм эшләргә дә эшләргә кирәк, – дип аңлатты Фәнзилә Җәүһәрова.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Илгиз Халиков: «Мин бу тәкъдимне ихлас күңелдән әйтәм»

– Тәкъдимнәр яңгырады. «Мирасханә» үзәге һәм реставрация лабораториясе һәм теләк белдерүчеләр булган вакытта, өстәл янына утырып, нәрсә эшли алуыбыз турында аерым сөйләшик. Фәнзилә Хәкимовна дөрес әйтә, бүген төгәл нәрсә эшләячәгебез турында сөйләшергә кирәк. Нәрсә генә әйтсәләр дә, текстология бүлеге Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында урнашкан. Мин анда кереп, күз бетереп укып утырган хезмәткәрләребезне жәлләп чыгам. Халык авыз иҗаты бүлеге дә безнең институтта.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Бу мирас – татар халкының мирасы. Әлегәчә без бәхәсләшеп, бүлгәләнеп утырабыз икән... Мин бу тәкъдимне ихлас күңелдән әйтәм. Бәлки, миңа ышанып бетмәүчеләр дә бардыр. Мин Башкортстанда туып үстем, татар милләте дип җанатып яшим. Нинди генә мирас булсын, аны саклап калырга, үстерергә кирәк, дип тәрбияләделәр. Әгәр без бу эшкә тотынабыз икән, аның нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм, – дип тәмамлады түгәрәк өстәлне Илгиз Халиков.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100