Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәкъ Хәния бит!» – Гүзәл Уразова концертына Хәния Фәрхигә бик нык охшаган туганы килгән

news_top_970_100
«Нәкъ Хәния бит!» –  Гүзәл Уразова концертына Хәния Фәрхигә бик нык охшаган туганы килгән
видеодан скриншот

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның Няганьда узган концертына Хәния Фәрхинең туганнан туган Әнәрүсә исемле сеңлесе килгән. Әнәрүсә апа тышкы кыяфәте, прическасы, сәхнәдә басып торышлары, сөйләшүләре белән мәрхүмә җырчыбыз Хәния Фәрхигә бик тә охшаган.

«Гүзәл ханым, бүгенге көндә сезгә рәхмәтебез бик зур: ерак араларны якын итеп, Нягань тамашачысын хөрмәт итеп килүегез, күңелләргә дәрт, хис өстәп, рәхәт ял иттерүегез өчен. Шул ук вакытта мәңге сүнмәс һәм үлмәс бөек йолдызыбыз, туганнан туган апам Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар башкардыгыз, аны искә алдыгыз. Сезгә зур рәхмәт. Сезнең белән үзебезне бәхетле тоябыз. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек һәм олы мәхәббәт һәрвакыт юлдаш булсын», – дип матур итеп сөйләгән Хәния Фәрхинең туганы.

Гүзәл Уразованың телеграм-каналына язылган дуслары да Әнәрүсә ханымның Хәния Фәрхигә бик охшаш булуын әйтеп язалар.

«Нәкъ Хәния бит, җаным», «Бер туганы да бу хәтле охшамаган», «Бик тә охшаган. Күңелләрем тулып китте. Хәния Фәрхине бик тә яратам, аның җырлары мәгънәле, үзәкне өзә торган», «Сөйләүләренә кадәр Хәния апа бит», – дип язып калдырганнар алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100