
Россиянең халык артисты Олег Газманов бүген «Татмедиа»да булды. Журналистлар, блогерлар социаль челтәрләрдә аның белән фотолар урнаштырды. Блогер Фагыйлә Шакирова да аның белән сторис куйган. Язылучылары артистны Татарстанның халык шагыйрь Ренат Хариска охшаткан.
Блогер фотоны: «Таныйсызмы?» – дигән сорау белән урнаштырган. Аңа тиз арада кызыклы җавап килеп төшкән.
«Таныйбыз, Ренат Хариска охшап бара. Нәкъ татар мужигы», – дип комментарий калдырган Фагыйлә Шакированың бер язылучысы.
Сез дә карагыз әле, охшаганнармы?
Олег Газманов бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Родники. Дети» проектының финалына багышланган матбугат конференциясендә катнашты. Халык артисты – әлеге проектның сәнгать җитәкчесе.
Бәйгенең финалы 1 июнь көнне Камал театрының яңа бинасында үтәчәк.