news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нәкъ без теләгәнчә»: Алсу – Азат Фазлыевлар яңа йортларын күрсәтте

news_top
«Нәкъ без теләгәнчә»: Алсу – Азат Фазлыевлар яңа йортларын күрсәтте
Фото: Алсу Фазлыева сәхифәсеннән

Алсу һәм Азат Фазлыевларның яңа йорт җиткереп чыгулары турында язган идек. Иҗади гаилә социаль челтәрләрдә дә куанычлары белән уртаклашырга һәм йортларының эчен, ничек җиһазлануын да күрсәтергә булган.

«Ниһаять, җәй башында без үз йортыбызга күчендек. Бу – гади йорт кына түгел, безнең хыялыбыздагы йортыбыз. Әлеге хыялның кайчан да булса чынга ашачагын күз алдыбызга да китермәгән идек. Йортыбыз нәкъ без теләгәнчә килеп чыкты. Якты, зур, дуслар һәм гаиләбез белән рәхәтләнеп вакыт уздырырлык. Әлеге юлда безгә теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт», – дип язды Алсу үзенең сәхифәсендә.

Җырчыларны яңа нигез белән котлап, бик күп комментарийлар калдыралар. «Бу – дизайнерлар журналындагы йортларга охшаган. Куанып яшәргә язсын, рәхәтен бергә күрегез», – дип язган аларга алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

«Күршеләрем! Котлыйм, бәхеттә, тигезлектә яшәргә язсын, куанычлы нигез булсын», – дигән Нурзадә.

«Бәрәкәтле нигез булсын. Әлеге йортта балалар куанычы күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын», – дип тә матур теләкләр язалар Фазлыевларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар