«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова (Зиннәтуллина) Татарстаннан РФ сенаторы Тимур Нагумановка кияүгә чыккан. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова (Зиннәтуллина) Татарстаннан РФ сенаторы Тимур Нагуманов белән никахлашуын һәм шуңа бәйле рәвештә фамилиясен алыштыруын раслады», – диелә бу хәбәрдә.
Элегрәк «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондында чыккан пресс-релизда ведомство җитәкчесе яңа фамилиясе белән искә алынган иде.
«Әйе, котларга була», – дигән Зиннәтуллина, никахлашу уңаеннан котларга мөмкинме, дигән сорауга.
Фонд директоры никах быел теркәлгәнен әйткән.
Наилә Нагумановага 33 яшь. Ул 2022 елдан «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры вазифасында. Моңа кадәр әлеге оешмада архитектура проектлары буенча менеджер һәм архитектура проектлары департаменты җитәкчесе булып эшләде.
Тимур Нагумановка 42 яшь. 2025 елның сентябрендә ул Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы башкарма хакимият органыннан вәкил итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы, республика бизнес-омбудсмены, Әлмәт районы башлыгы, 2024-2025 елларда Татарстан Рәисе ярдәмчесе булып эшләде.