news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гарәп мәдәнияте көнендә: «Гарәп теле – иң матур телләрнең берсе, аны өйрәнү җиңел түгел»

news_top
Гарәп мәдәнияте көнендә: «Гарәп теле – иң матур телләрнең берсе, аны өйрәнү җиңел түгел»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә V Халыкара «Россия-Көнчыгыш» милли мәдәниятләр фестивале – «Казанда Шәрыкъ базары» старт алды. Фестивальдә 40тан артык дәүләт вәкиле катнаша.

Бүген КФУның Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында әлеге фестиваль кысаларында Гарәп мәдәнияте көне узды.

Чарага килүчеләрне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш фәннәре институты директоры урынбасары Виктор Туманин сәламләде. Аның сүзләренчә, әлеге чара һәм студентлар арасында гарәп теле буенча олимпиаданы үткәрү – КФУ һәм институт өчен матур традициягә әйләнгән.

«Әлеге олимпиадада илебезнең төрле төбәкләреннән, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән күп студентлар, яшь галимнәр катнаша.

Миңа гарәп мәдәнияте могҗизалы итеп тоела, мөгаен, шуңа ул күпчелекне кызыксындырадыр. Безнең КФУда да гарәп теленә, тарихына кызыксыну арта, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калам», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Аннары сүз «Аль-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәге җитәкчесе Аль-Аммари Мохаммед Салехка бирелде.

«Гарәп теле буенча олимпиада инде күп еллар үткәрелә. Бу олимпиада үткәрелә генә башлаганда, гарәп телен өйрәнүгә «мода» башланып китә – Казан мәктәпләре аны өйрәнү буенча курслар ачкан иде», – диде ул.

Аль-Аммари Мохаммед Салех билгеләп үткәнчә, гарәп теле буенча олимпиада ярыш түгел, ә катнашучыларга бер-берсе белән якынрак танышу өчен мөмкинлек. Ул олимпиаданың жюри әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Аль-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәгенең җитәкчесе Наилә Минһаҗева олимпиадада катнашучыларга һәм аны оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

«Беренче чиратта барлык идеяләребезне хуплаучы югары уку йортыбызга «рәхмәт» әйтәсе килә. Шулай ук, кунакларыбызга, хезмәттәшләребезгә, бернигә карамый, безгә ярдәм итүләре, чараларыбызга килүләре өчен, ә студентларыбызга олимпиадада катнашулары өчен рәхмәт. Гарәп теле – дөньядагы иң матур телләрнең берсе, шул ук вакытта аны өйрәнү җиңелләрдән түгел», – диде ул.

Наилә Минһаҗева билгеләп үткәнчә, 150 студент олимпиадада катнашу теләген белдергән, аларның 130ы бәйгедә катнашкан.

«Укытучылар буларак, иң күп рәхәтлекне без алабыздыр, чөнки хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрәбез. Озак еллар гарәп мәдәниятенең матурлыгы белән сокланып, студентларыбыз белән горурланып яшәрбез дип ышанып калам», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәмгә Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов та килгән иде, ул кунакларны «Казанда Шәрык базары» фестивале катнашучылары исеменнән сәламләде.

«Кичә фестиваль тантаналы рәвештә Камал театрында ачылды. Ачылу 1,5 сәгатькә исәпләнгән иде, әмма кунакларыбыз шулкадәр ихлас иде ки, бәйрәм 3 сәгатькә ук сузылды.

Фестивальгә күп кунаклар килде, аларның барысына да бик күп зур рәхмәт! КФУга, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш фәннәре институтына һәм мин яраткан «Аль-Хадара» гарәп мәдәнияте үзәгенә дә зур рәхмәт белдерәм. Фестивалебез елдан-ел киңәя, анда гарәп теленең роле дә арта», – диде ул.

Рифат Фәттахов Гарәп мәдәнияте көненең фестиваль кысаларында икенче тапкыр үткәрелүен билгеләп үтте.

«Шәрык базары» - мәдәниятләр фестивале. Ә гарәп дөньясы мәдәнияте уникаль һәм бик матур. Быел Фестивальгә гарәп илләреннән дә кунаклар бик күп киләчәк.

Фестивалебезне Россиядән тыш, башка илләрдә дә күрсәтергә ниятлибез. Әлегә бу исемлектә 3 ил – Казахстан, Үзбәкстан һәм Египет. Әмма Аль-Аммари Мохаммед Салех бу исемлек тулыланачак дип вәгъдә бирде», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

Чара студентлар әзерләгән музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар