news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы мэры электросамокатлар турында: «Минем запас оныкларым юк»

news_top
Чаллы мэры электросамокатлар турында: «Минем запас оныкларым юк»
"Татар-информ" архивы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдә электросамокатлар турында сорауга җавап бирде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Тагын бер тапкыр кабатлыйм: әлегә инфраструктура юк. Башта инфраструктура ясарга кирәк. Башта карар кабул итеп, самокатларны урамга чыгарырга да ничек буласын карарга түгел. Күңелсез килеп чыгачак», – ди мэр. Бу турыда шәһәр мэриясенең телеграм-каналында хәбәр иткәннәр.

Сорау бирүче журналистка мөрәҗәгать итеп, мэр болай дип өсти: «Сез үз балагызны электросамокатка куярга әзерме? Мин – юк. Минем 16 яшьлек оныгым бар, буе 192 см чамасы, мин аны тыйдым. Минем запас оныгым юк».

Шәһәр мэры моңа кадәр дә электросамокатларга каршы фикерен әйткән иде. Аның сүзләренчә, алар олылар өчен дә, балалар өчен дә куркыныч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар