Наилә Фатехова һәм Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән
Наилә Фатехова һәм Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелгән
1 апрель көнне ике татар җырчысына шатлык алып килгән. Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Наилә Фатеховага һәм популяр җырчы Гүзәл Уразовага "Татарстанның халык артисты" исеме бирелгән.
Мәскәү татарларының "Татар кызы - 2019" сайтында Наилә Фатехованы котлап язганнар.
Гүзәл Уразовага да "Татарстанның халык артисты" исеме бирелүе тәгаен билгеле булды. Искәртеп үтик, "Интертат" бу хакта сорагач, җырчының ире Илдар Хәкимов: "бәлки, биргәннәрдер, бәлки бирәчәкләрдер, бер сүз дә әйтә алмыйм", - дип җавап биргән иде.
Илдар Хәкимов ачыклый алмаган мәгълүматны төгәл белдек. Гүзәл Уразовага дөрестән дә мактаулы исем бирелгән.
Наилә Фатехованы да, Гүзәл Уразованы да мактаулы исем алулары белән котлыйбыз!