Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озатып кайттык»

news_top_970_100
«Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озатып кайттык»
Фото: Гөлнара Гыйлемханова

Башкортстан Язучылар берлеге чатында язучы, җәмәгать эшлеклесе, Нефтекама шәһәренең милли-мәдәни берләшмәләр үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова шагыйрә Нәҗибә Сафинаны туган ягында – Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында җир куенына иңдерүләре хакында яза.

«Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озатып кайттык.

Яңавыл районы мәдәният бүлеге, Янавыл татар оешмасы, Нефтекама милли мәдәни үзәге, Нефтекама «Инеш» әдәби берләшмәсе, Краснокама район гәзите, дуслары, классташлары, каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары, якыннары – халык бик күп иде.

Туган җире, туган халкы, туган авылы аны зурлап озатты.

«Татарның мәшһүр шәхесе Нәҗибә Сафина менә шушы йортта яши иде!» – дип, Кисәк-Каенга экскурсияга килүләр, мәгълүмат чараларының бу авылга ешаюы, Нәҗибә апаны сагыныр, юксыныр көннәр алда әле.

Тыныч йокла, Нәҗибә апа!

Фотода – Нәҗибә Сафинаның кызы Лилия. Шагыйрәнең васыяте буенча ул җыелган халыкка Нәҗибә апаның соңгы бүләген – китапларын таратты», – дип яза Гөлнара Гыйлемханова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100