Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Нәҗибә Сафина «Туган тел» шигыренә һәйкәл турында: «Җыр – ул үзе һәйкәл»

Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Әлегә бер проект та уңышлы дип табылмады, бәйге дәвам итә. Шагыйрә Нәҗибә Сафина шул уңайдан фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Шагыйрә Нәҗибә Сафина «Туган тел» шигыренә һәйкәл турында: «Җыр – ул үзе һәйкәл»

Туган телгә һәйкәл эшләткәннәр. Үлгән кешегә, гадәттә, һәйкәл эшләтәләр, киткән кешегә. Туган телгә беткәч һәйкәл куялар, ә ул әйбер юк. «Кем исә милләт бетте, дип әйтә – ул аны бетерүче», – ди Тукай. Һәм дөрес әйтә.

Туган тел исән. Һәйкәл бит «Туган тел» җырына, дип әйтәләр, җыр – үзе һәйкәл ул. Җыр – ул үзе һәйкәл, сүзгә дә, моңга да. Аны җырчыга бирсәң, ул аны халыкка җиткерә. Әйтик, җырчыга һәйкәл куйсаң – Әлфия Авзаловага, Илһам Шакировка, бу инде – татар җырына, татар моңына һәйкәл, дигән сүз.

Хәзер шундый әйбер барлыкка килде: исән кешеләр үзләренә музей ачалар, исән кешеләр үзләренә үзләре һәйкәл куйдыралар. Аннары тарих «иләгеннән иләп» төшерә: Назарбаевларын да, бүтәннәрен дә. Ул турында уйлап та карамыйлар, үзебезнең кулда көч бар чагында эшләп калыйк әле, кагылмаслар, дип уйлыйлар. Тарих кагыла бит ул. Тарих «или», шул иләктән иләнгәнне белмичә, бүген шулкадәр күп көч куялар.

Мин исән кешеләргә һәйкәл-музей ачуны берничек тә аңлый алмыйм. Алар үзләре исән бит әле, без аларның үзләре белән очраша алабыз әле. Аннан соң, язучының тарихи билгеләнеше (русча – историческое предназначение писателя-поэта) дигән әйбер бар. Аларның тарихи билгеләнеше – туган телне, туган мәдәниятне, туган тарихны киләсе буыннарга илтеп ялгау дигән сүз. Бүгенге көндә татар язучылары үзләренең тарихи билгеләнешләрен үтәмәделәр.

Язучылар берлегендә мин ничә ел идарәдә утырдым. Анда минем турында мәзәк йөри. Имеш, мин утырышка берничә минутка соңга калып керәм икән дә әйтәм: «Егетләр, мин сезнең нәрсә турында сөйләгәнегезне белмим, әмма ләкин мин каршы!» Дөрес мәзәк бу. Мин принципта каршы аларга. Мин шушы милли мәгариф системасын бетерүгә каршы. Язучының коралы булган телне кискән чакта да кычкырмаган язучыларга каршы. Кычкыру гына түгел, Дәүләт Советына барып, бөтен 350 язучы бергә кулга-кул тотынышып, чылбыр ясап, «Милли мәгариф системабызны кайтарыгыз!» – дип, ишекләрне ачтырмаска тиешләр иде депутатларга. Мин шушыны әйткәч, «Син – провокатор, син безне закон бозарга чакырасың!» – диделәр. Ә бүген мин сөйләгән сүзләрне сөйләп, бөек булып йөриләр. Ә шундый сүз бар: «Вакытында әйтелгән сүз генә нәтиҗәле, файдалы». Вакытында әйтелмәсә, халыкта бик гади мәкаль бар: пожардан соң әллә нәрсәләрне син насос итеп файдалансаң да, ул инде янып беткән була.

Бу сәясәт шулай барыр да, татар бетәр һәм шуның белән шул, дип уйлый күрмәсеннәр. Безнең ирләребезне бетерербез дә, хатын-кызлар өстеннән ничек теләсәк, шулай көләрбез, дип уйлыйлардыр. Шуңа да ирләр вакытында уянырга тиешләр, һәм кузгалып, үз сүзләрен әйтергә.

Мин фикерләремне афоризмнар китабы итеп чыгардым. Менә берсе: «Тамырыннан аерылган тирәк – колга, тамырыннан аерылса кеше – әверелә колга». Русчасы: «Древо, лишенное корней – бревно, человек, лишенное корней – раб».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100