Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфрәттән мәхәббәткә бер адым: төрек кызы битенә серкә сипкән егеткә кияүгә чыккан

Төрек кызы Берфин Озек егете аркасында ярым сукыр кала. Коточкыч шрамнарын бераз гына булса да киметү өчен, аңа әле бик күп пластик операцияләр кичерергә туры киләчәк. Ул үзен рәнҗеткән егетне гафу итеп кенә калмаган, хәтта аңа кияүгә дә чыккан. Төрек кызы тарихы www.woman.ru сайтынан алынды.

news_top_970_100
Нәфрәттән мәхәббәткә бер адым: төрек кызы битенә серкә сипкән егеткә кияүгә чыккан
fishki.net

Төрек кызы Берфин Озеккә 22 яшь. Ул – яхшы холыклы, көләч, матур кыз. Тормышында күргән авырлыкларга да карамастан, ул бу тормышны үлеп ярата.

Барысына да көнчелек гаепле шул.

Әле 2019 елда гына да кыз бик бәхетле була. Аңа 18 яшь, әти-әнисе, яшьлеге, матурлыгы бар. Аны күкләргә чөеп, алиһә урынына күрүче 21 яшьлек егет Казим Озан Селтик тә янында. Барысы да бик яхшы, матур була, тик Берфинның егете генә артык көнче. Казимның Берфинга игътибар күрсәткән һәммә кешегә дә ачуы чыга торган була. Еш кына: «Син берәүгә дә булмаячаксың», – дигән кебек сүзләрне дә ычкындыргалый.

Кызганыч, бу сүзләр белән генә чикләнми.

Бервакыт кыз, егетенең артык көнләшүеннән туеп, барысына да чик куймакчы була. Киткәндә, егет бик куркыныч сүзләр әйтә: «Миңа булмыйсың икән, димәк, син берәүгә дә булмаячаксың», – дип, ишекне шапылдап ябып чыгып китә.

 

Фото: © fishki.net

Берфин күзен, матурлыгын югалта

Аерылышу озак булмый. Казим Берфинны урамда сагалап торып, битенә серкә (кислота) сибә. Кыз бер күзен югалта, икенчесе исә 30 процентка гына күрә башлый, бите бик каты җәрәхәтләнә. Табиблар, кыз баланы тормышка кайтарып, чын могҗиза ясый.

Соңрак Берфин егетне гафу итә...

Казимны шунда ук кулга алалар. Егет сөйгәненә, гафу үтенеп, бик күп хатлар яудыра башлый. Үзенең Берфинсыз бер көн дә тора алмаячакмын, сөйгәнемнән еракта булганчы, үлем хәерлерәк, дип тә яза ул. Шушы сүзләре белән кызның йөрәген кабат яулый. «Аның анда дүрт дивар эчендә утыруына түзә алмыйм. Без бер-беребезгә бик күп хатлар яздык. Мин аны бик яратам, ул да мине үлем ярата», – дип сөйли кыз полициядә һәм шикаятен кире ала.

Казим иреккә чыккач ук, Берфин үзенең ялгышканын аңлап ала. Җитмәсә, туганнары, дуслары да: «Ничек инде ул болай? Ул сине чак кына үтермәде бит», – диләр. Социаль челтәрләрдәге битараф булмаган кешеләр дә, «җинаятьче тиешле җәзасын алырга тиеш» дип, Берфинның бу гамәленә протест белдерә башлый.

«Күзләреңә бер генә карап, бәхеттән үләсе иде»

Берфин кабат полициягә бара. Монысында Казимны инде 13 елга төрмәгә озаталар. Ләкин тарих яңадан кабатлана: егет, кызның күңел кылларын тибрәтеп, хатлар яза башлый. Ялынып, ялварып, үзен гафу итүен сорый. Үзен «юләр» дип атый. Көн саен иртән Берфин янында уянырга хыяллануын да бәян итә. «Күзләреңә бер генә карап, бәхеттән үләсе иде», – ди ул.

Казим һәм Берфин

Фото: © www.woman.ru

Коронавирус килә, егетне вакытыннан алда төрмәдән чыгаралар. Ул үзенең кылган җинаяте өчен төрмәдә ике ел гына утыра. Егет шунда ук Берфин янына китә. Ул, тезләнеп, аны үзенә кияүгә чыгарга сорый. Кыз риза була.

2021 елның декабрендә Берфин белән Казим язылышалар, хәзер алар – бер гаилә. Кыз язылышу тантанасына кара костюм киеп, озын чәчләре белән җәрәхәтләнгән йөзен каплап килә. Документка кул куйганда, аннан да бәхетле кеше булмый.

Кызның ата-анасы балаларының бу гамәленә болай ди: «Безгә әйтеп тормыйча гына кияүгә чыкты бит. Мин аның өчен күпме көрәштем», – ди әтисе Ясар Озек. Берфинның әти-әнисе, егет моның белән тукталып калмас, көннәрдән бер көнне кызыбызны үтерергә мөмкин, дип тә куркалар.

Берфин Озек әти-әнисе белән

Фото: © www.woman.ru

Адвокат Рамазан Эрдоган бу хәлне болай аңлата: «Гаепләнүче хөкем карары чыкканнан соң хөкем ителде. Аның төрмәдә булу вакытын исәпкә алып, ул ябык төрмәдә үткәрергә тиеш булган вакыты үткәннән соң, ачык төрдәге төрмәгә эләгергә хокуклы иде. Пандемия аркасында ачык төрдәге төрмәдә утырган хөкем ителгәннәр 2022 елның 31 маена кадәр «отпускта» булып саналалар. Казимның өйләнүе һәм төрмәдән чыгуы арасында бернинди бәйләнеш тә юк. Пандемия килеп чыкмаган булса, егет һаман да ачык төрдәге төрмәдә утырган булыр иде», – ди ул. 

Социаль челтәрләрдә дә төрле комментарийлар калдыралар. Берәүләр кызны кызгана, икенчеләре аны юләргә санап, тагын зур бәла-казалар юрый. «Бу дөньяда иң юләр кеше кем, дип сорасалар, шушы кызны атар идем. Икенче юлы бу ир тереләй тиресен салдырачак бит моның», – диючеләр дә бар. Бу сүзләр тормышка ашмас, дип кенә ышанасы кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100