Нәфисә Минәҗева озак еллар аралашмаган абыйсы турында: «Бик каты рәнҗегән идем»
«Тиздән абый ут эченә кереп китәчәк. Ә мин аның белән сөйләшергә дә өлгерми калдым», – ди Нәфисә Минәҗева озак еллар аралашмаган, ә хәзер үз теләге белән махсус операциягә киткән абыйсы турында.

Шушы көннәрдә «ТНВ» телеканалында эшләүче корреспондент Нәфисә Минәҗева, хәрби операциягә киткән абыйсына кирәк-яраклар алу максатыннан, халыктан ярдәм сораган иде. Нәфисә сторисларында туганы белән гади генә булмаган мөнәсәбәтләре турында да ачылып сөйләде. Аларның, шәхси сәбәпләр аркасында, абыйсы белән аралашмаганнарына инде шактый еллар узган икән. Абыйсының махсус операциягә китәчәген белгәч, барлык үпкәләрен онытып, Нәфисә аңа шалтыраткан, очрашырга теләгән. Әмма тормыш без теләгәнчә һәм планлаштырганча гына бармый шул. Бу хакта Нәфисә Минәҗева «Интертат»ка да сөйләде.
«Балачакта бик тату булдык»
Нәфисә – Азнакай районыннан. Алар гаиләдә 3 бала үскәннәр, үзеннән олы 2 абыйсы бар. Озак вакытлар аралашмаган һәм хәзер махсус операциягә киткән абыйсы Илдар исемле. Нәфисә сөйләвенчә, алар абыйлары белән балачакта бик тә дус булганнар. Ике абыйсының канаты астына ышыкланып үскән ул.

Фото: © Нәфисә Минәҗеваның шәхси архивыннан
Икесе өчен дә иң яраткан сеңелләре булдым мин аларның. Урамга да абыйларга ияреп чыгып китә торган идем мин. Балачакта алар икесе дә минем яклаучыларым, саклаучыларым булды. Әти-әниләр эштән кайтып та керми торган заманнар, мин гел абыйлар кул астында, алар тәрбиясендә үстем, дип тә әйтергә буладыр.
Илдар абый армиягә киткәндә мин 6 сыйныфта укый идем. Ракета гаскәрләрендә 2 ел хезмәт итте. Аны көтеп, ничек елаганнарымны үзем генә беләм. Бик дус-тату булдык, серләребез уртак иде.
Әмма безнең гаиләне кайгы-хәсрәтләр сагалап йөргән икән. Берсе артыннан – икенчесе, аннан өченчесе ишек шакыды...
Мин 11 сыйныфны тәмамлап, чыгарылыш имтиханнарына әзерләнеп йөргән вакытта, әтибездә яман шеш авыруы ачыкланды. Бернәрсә дә эшли алмадык… Аны коткарып калу мөмкинлеге узган иде инде, күз алдыбызда сулды...
2020 елның июлендә әниебезне дә югалттык. Үлеменең сәбәбен «инсульт» дип куйдылар. Бу – ковид чире башланган ел. Әниебез авыру әбиләрне карый, «сиделка» булып эшли иде. Үзе дә 2-3 көн югары температура белән ятты. Коронавирус йоктырган булгандыр, шуның тәэсирендә йөрәге туктагандыр, дип уйладык.

Фото: © Нәфисә Минәҗеваның шәхси архивыннан
Әтине җирләгәч озак та үтмәде, олы абыебыз авырый башлады… Аның хәлләре хәзер дә җиңел түгел. Абыебыз хәзер үзе генә Азнакайда яши. Ашарларына пешерә, үз-үзен кайгырта алса да, даими карауга мохтаҗ. Мин бүгенге көндә аның опекуны. Яллар саен кайтып-китеп йөрибез, өйләрен җыештырып, ашарларына әзерләп китәбез. Ул да олы абый белән аралашмый. Әнинең вафатыннан соң «психологик травма»сы калды, мине генә туганы итеп таный.
Әти-әниләр мине, төпчекләрен, икесенә дә 36 яшь булганда тапканнар. Ике малайдан соң, безнең гаиләдә тагын бер малай дөньяга килгән булган, әмма ул туу белән үк арабыздан киткән. Озак та үтми, әни минем белән йөккә узган. Аны табиблар кабат бала табарга ярамавы турында кисәтәләр. Ләкин әти тагын бер бала тели, әнидән мине табуын елап-елап сорый. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, мин сау-сәламәт булып туганмын.

Фото: © Нәфисә Минәҗеваның шәхси архивыннан
Инде хәзер уйлап куям: әти әнидән мине табуын юкка гына сорамагандыр. Үзләренең гомерләре кыска булачагын да, тормышның, кечкенә абыйның минем җаваплылыкка каласын да күңеле сизгәндер аның…
Менә шушы бер-бер артлы тезелешеп килгән кайгылы вакыйгалардан соң Илдар абый белән араларыбыз бозылды. Ул – мине, мин аны гаепләдем. Конфликтта берничек тә бер генә кеше гаепле була алмый, икебезнең дә ялгышларыбыз булгандыр, – ди Нәфисә.
«Абый белән 5 елга якын аралашмадык»
Нәфисә абыйсы белән аралашмый башлавының сәбәпләре турында тәфсилләп сөйләргә теләмәде.
Мин ул вакытларда абыйга бик каты рәнҗедем. Без аның белән 5 елга якын аралашмадык. Илдар абыйның минем беренче баламны гына күргәне бар. Шушы еллар эчендә тагын 2 тапкыр әни булырга өлгердем. Мин хәзер – 3 бала әнисе. Шундый сөенечле вакытларымда да килгәне булмады. «Әни булгансың икән! Котлыйм», – дип, берничә сүз генә яза иде ул миңа. Эчемнән генә янып-көйсәм дә, мин дә дуслашу өчен беренче адым ясамадым.
Барысын да бер вакыйга үзгәртте. Мин болай да соңгы ярты ел эчендә абыем белән аралашмавыбызга бик тынгысызлана идем. Аның белән нәрсәдер булыр сыман тоелды. Һәм шушы хәбәрне – абыйның үз теләге белән махсус операциягә китәргә җыенуын ишеттем. Бергә эшли торган хезмәттәше: «Илдар махсус операциягә китәчәк, беләсезме?» – дип язды.
Бик күп еллардан соң миңа, беренче тапкыр, абыйның номерын җыярга туры килде…. «Әйе, китәм», – диде. «Абый, минем синең белән күрешәсем килә. Нигә китәргә уйладың? Соңгы күрешүебез булмаса иде… Азнакайдан Казанга килгәч яз, яныңа киләм», – дидем. Абый миңа Казанга килергә чыккач шалтыратты да, кабат элемтәбез бетте. Минем шалтыратуларыма да, язган смсларыма да җавап бирмәде. 3-4 көн элемтәгә чыкмады. Аннан соң хатынына чыгып, белештем – ул көнне абыйның телефонын урлаганнар икән. Шуңа күрә ул миңа шалтырата алмаган. Аларны хәзер Ростов өлкәсенә өйрәнүләргә җибәргәннәр. Тик аның төгәл кайда икәнлеген мин дә, тормыш иптәше дә белмибез.
Абый нигә, нәрсә өчен китәргә уйлавы турында да сөйләп өлгермәде. Гаилә хәлләре белән бәйле рәвештә киткән булырга мөмкин. Аның беренче никахы, кызганычка, уңышлы чыкмады. Беренче никахыннан – бер, икенче гаиләсендә ике кызы үсә. Яңа гаиләсе белән проблемалары булуын да ишеткәләгәнем булды. Бәлки, шул шәхси тормышындагы вакыйгалар да этәргәндер аны бу адымга. Алай дисәң, тормыш иптәшенә шалтыраткан бит. Абый белән озак вакытлар аралашмагач, китүенең сәбәпләрен әйтә алмыйм, дөресен генә әйткәндә, – ди ул.
Илдар хезмәттәшләренең телефоны аша хатынына шалтыраткан, өйрәнүләр тәмамлану белән алгы сызыкка, штурмга җибәрәчәкләрен әйтергә өлгергән. Шуңа да Нәфисә, куркып, аңа ярдәм итәргә алынган.
– Тиз арада дуслар, танышларыбыз ярдәме белән 40 мең сум акча җыеп, телефон һәм рация алсын өчен, акчаны җибәрә алдык. Мондагы кураторлар белән элемтәгә кереп, абыйга «хәрби комплект» – кием-салымнар, кирәк-яраклар сатып алдык. Ләкин хәзер, абый белән элемтә булмагач, аларны җибәрә алмыйбыз. Абый хатынына шалтыраткан арада кайда икәнлекләрен әйтергә өлгермәгән. Ул аны әйтә дә алмый иде инде, бу бит – хәрби сер. Абыйның инде, без алган әйберләрне көтеп җиткерә алмыйча, алгы сызыкка китеп барган булуы да ихтимал. Эзләмәгән, шалтыратмаган җиребез калмады, әлегә абыйга чыга алмыйбыз, – ди Нәфисә.
«Җан тартмаса да, кан тарта»
Нәфисә дуслашу-аңлашуларга да өметләнмәгән булган. «Бары тик күрәсем килгән иде абыемны», – ди ул.
Мин инде арабызда аңлашулар булыр дип өметләнмәдем. Бары тик абыйны күрергә өлгерермен, кысып-кысып кочаклармын, дип кенә уйлаган идем. Без бит бу дөньяда ятим инде хәзер… Әтиебез дә, әниебез дә юк. Арабызда аңалшылмаучанлыклар торса да, җан тартмаса да, кан тарта, диләр. Чын күңелемнән куенына кереп, елыйсым, исән-сау әйләнеп кайтуын телисем килгән иде…
Моннан берничә ел элек, әле мин авырлы чакта, машина белән үтеп китеп барганда күрдем мин аны. Абый урам уртасында басып тора иде. Борылып, янына килеп туктадым. Машинадан чыгып, ныгытып кочакладым, еладым да, берни дә дәшмичә, кире китеп бардым. Ул вакытта ук, рәнҗүем кимемәсә дә, сагынуыма чик-чама юк иде.
Хәзер дә язмыш шулай китереп чыгарды – абый ут эченә кереп китәчәк. Ә мин аның белән сөйләшергә дә өлгерми калдым. Ходай күрешү насыйп итсен. Ул исән-имин әйләнеп кайтып, дуслашып, алга таба күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын иде безгә, – дип сөйләде бу тарихны безгә Нәфисә.