Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәфисә Акчурина: «Каз өмәләрен бездән башка да үткәрерләр, аң-белемгә омтылу кирәк»

Мәрьям Солтанова Акчурина исемендәге зыялылар клубы җитәкчесе дастаннар елы уңаеннан фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Нәфисә Акчурина: «Каз өмәләрен бездән башка да үткәрерләр, аң-белемгә омтылу кирәк»

Бөтендөнья татар Конгрессы 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итте. Җәмәгатьчелек баштарак «Нигә дастаннар елы, нигә тарих елы түгел? Йә булмаса, нигә әле, мәсәлән, бишек җыры елы түгел?» дип аптырабрак калса да, югарыдан шундый капылт кына карарлар кабул иткәнгә күнегеп барган акылыбыз моңа да күнде.

Дастаннар елы дип әйтелгән икән, димәк, шушы юнәлештә эшләп карыйк, дастаннар турында белеп, аңлап калырбыз ичмасам, халыкның бәгырендә йөргән шушы иҗат төрен яңадан бер барлап алу зыян итмәс, милли аңны уятып җибәрергә дә ярдәме тияр дип өметләник.

Шул рәвешле ТНВда дастаннар турында тапшырулар башланды. Бер-икесен карадым. Анда эксперт-белгечләр дастаннарны белүнең ни кадәр мөһим икәнлеген аңлатырга тырыштылар. Тик менә бүгенге заманда, филолог-мазар гына булмаса, үз теләге белән дастан укып утырган татарны күргәнегез бармы сезнең? Һәрхәлдә, минем күргәнем юк. Укымагач, аның теориясе дә бик аңлашылмый инде белгеч булмаган кешегә.

Белгечләрне тыңлагач, бер мәзәк искә төште. «Каз шулпасы тәмле икән ул», - дип мактанып торган кешедән «Каян беләсең?» дип сорагач, «Базарда ашаганнарын күрдем» дип җавап биргән, ди. Монда да белгечләр «тәмле дә тәмле» дип сөйли торгач, Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубындагы фикердәшләр белән киңәшләштек тә, бергә җыелып укырга кирәк дип хәл иттек. Әйе, әйе... Балалар бакчасындагы кебек түгәрәкләнеп утырып, чиратлашып укырга. Бәлки балалар бакчасында дип арттырып әйтәмдер. Бәлки борынгы бабаларыбыз тирмәгә җыелып, чыра яктысында чәчәннәрнең думбра тавышына дастан көйләгәне кебектер.

Ничек булса да булды, без җыелышып, «Идегәй» дастанын укыдык. Телдә булган дастан, бик матур, затлы итеп чыгарылган китабы бар. Мөхәммәт хәзрәтнең фатихасы белән башланган эш һәр вакыт бәрәкәтле була, шуңа да бу эшебезнең дә дөрес гамәл булуында шигебез юк.

Вакыт машинасына утырып, тарих төпкелендә, ундүртенче гасырларны урап кайткандай булдык. Очрашуда үзенә күрә бер мәгънәви мохит барлыкка килде. Хәтта татарча сөйләшмәгәннәре дә, вата-җимерә булса да, берничә бит укырга тырыштылар. Һәм ни гаҗәп, кичәнең азагына алар күпкә аңлаешлырак итеп укый башладылар. Кем белә, аларга Туктамыш хан рухы ярдәм иткәндерме, Идегәйнекеме?

Сәгатьтән артык укыдык без «Идегәй» дастанын.

Ахырына кадәр кычкырып укыр өчен тагын ун тапкыр гына җыелып укыйсы калды.

Укырбыз. Башланган эш – беткән эш. Безнең бабайлар да аны бер кич кенә тыңламаганнардыр.

Менә бу юлларны укыганда елыйсы хәтта килде. Аеруча бүгенге хәлләребезне уйлап. Сез дә укып карагыз әле:

Җир китәр дә ни калыр?

Җиреннән тайган ил калыр;

Ил китәр дә ни калыр?

Ил китәр дә йорт калыр,

Йорт китәр дә сөт калыр,

Ак күкрәктән сөт имгән

Сүзе татлы тел калыр.

Тел китәр дә ни калыр?

Язганнан язган хат калыр;

Баш китәр дә ни калыр?

Буында типкән кан калыр;

Буыннан буын чабылса,

Ул чагында ни калыр?

Йорт урнында яу калыр;

Яу чапканда ни калыр?

Ялгыз башы каңгырап,

Куйдай булып маңгырап,

Чүл далада тинтерәп,

Дуадактай хан калыр. [дуадак – бала чыгармаган кош яки буйдак ир].

Менә шундый хәлләр. Бу укуларны дәвам итәчәкбез.

Татар иҗтимагый оешмаларын да дастаннарыбызны укуларны оештырырга өндим.

Җыелып, дастан укыр өчен акча кирәкми, аң-белемгә омтылу кирәк. Тарихсыз халык үзенә яңа тарих яза, без булган тарихыбызны да белмибез. Татар халкы тырыш. Каз өмәләрен бездән башка да үткәрерләр.

Ә менә илсез, телсез, тарихсыз манкортка әйләнеп бетмәс өчен безнең мәгьрифәтчелек белән шөгыльләнүдән башка юлыбыз юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100