«Нәфис» хәйрия фонды Казандагы «Ярдәм» Инклюзия үзәгенә 10 млн сум акча җибәрде
«Нәфис» хәйрия фонды Казандагы Инклюзия үзәгенә 10 млн сум акча җибәрде. Бу ярдәм күрмәүче һәм авыру кешеләрне тернәкләндерү һәм тормышта җайлаштыру өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Казанда тернәкләндерү белән бәйле инфраструктураны үстерү авыруларның тормыш сыйфатын яхшыртырга, үзләренә кирәкле хезмәтләрдән файдаланырга һәм җәмгыять тормышында актив катнашырга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
«Ярдәм» проекты – сәламәт кешеләргә дә, авыруларга да уңайлы җирлек булдыруның ачык мисалы. Бу зур эшнең шәхси иганә хисабына башкарылуы икеләтә кыйммәтле, диелә хәбәрдә.