Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина: «Ирем бар булган сәләтен аракыга алыштырды»
Әлфия Хәбибуллина - нәфис сүз остасы. Безгә ул үзенең язмышы, мәҗлесләр алып баруы турында сөйләде.
«Кызыма 27 яшь булыр иде…»
Сез театр училищесын тәмамладыгыз. Тик, белүемчә, театр өлкәсендә эшләгәнегез бер дә булмады. Ник?
Укырган кергәндә үк үземнең театр артисты булмаячагымны белә идем. Режиссер роль бирер микән, юк микән дип тилмерәсем килмәде. Бары тик эстрада өлкәсендә генә эшләргә тели идем. Аннан соң гәүдәмнең озынлыгы проблемасы да бар. Героиня роле миңа туры килмәс иде. Бирсәләр, шул әби яки малай ролен бирерләр иде.
Сез 100 процентка эстрада өлкәсендә үзегезне ача алдыгызмы?
Үзем белән тәгаен канәгатьмен дип әйтә алмыйм. Мәсәлән, Рәшит Сабиров кебек була алмадым. Аның дәрәҗәсенә ирешә алмадым.
Ялкаулык?
Ялкаулыктан кына түгел бу, әрсезлекнең дә җитеп бетмәве бар. Кеше өчен «любоеның» бугазын чәйни алам, ә үземә килеп терәлсә, җебеп төшәм.
Рәсим Фасыйхов бер интервьюсында: «Алып баручыларга хәтле атказанган исемен бирәләр...» дигән иде. Ризалашмадыгыз ахры бу сүзләр белән?
Атказанган исемен алган җырчыларның күбесе белемсез. Алар ни сәхнә телен белми, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәнмәгән. Мин Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шөкер. Әмма бездән театр училищесы чын професионал артистлар ясады. Без укыган чорда бары тик училищесы гына яхшы белгечләр әзерли иде. Бирегә керә алмаучылар, җитәкләшеп, Мәдәният һәм сәнгать югары йортына укырга керделәр. Нәкъ менә көллиятләр, училищелар төпле, нигезле белем бирә ала. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай.
Сез берәр кайда рәсми рәвештә эшлисезме?
Юк, әнине карарга кирәк булган, эштән китәргә мәҗбүр булдым. Мин гаиләдә бер бала.
Бер бала булгач, әти-әнине карау үзегезгә генә кала шул.
Язмыш. Әни миннән соң тагын берне таба, тик сабый бер айлык килеш үлә. Минем кызым, гомумән, үле булып туа. Әллә берәр бозым бар инде...
Сихерчеләргә мөрәҗәгать иткән юкмы бу сорау белән?
Барганым бар, тик ияреп кенә. Сихерчеләр - яхшы психологлар бит. Син аңа үз проблемаңны сөйлисең, алар синдә сихер бар диләр, булыша алам, диләр. Әлбәттә, сине бозганнар! Алай дигәч, ышанасың да акчаңны түгәсең. Шуңа түккән акчага берәр белемле психологка баруны кулайрак күрәм мин.
Сорамыйча кала алмыйм. Ни кичердегез ул мизгелне?
Ул вакытта шушы хәлнең нинди трагедия булуын аңлап бетермәгәнмендер. Ә хәзер уйланам. Аңа 27 яшь булыр иде… Кияүгә дә чыккан булыр иде, мөгаен. Яшьлек белән үтеп киткән иде, әмма менә хәзер, яшь барган саен, ул ачы яра никтер ныграк сызлый башлады.
Табиблар хатасы, дисезме?
Син бала тапкан хатын, аңларсың. Суым китте, әмма тулгагым озак булмады. Капельница куйдылар. Ник ярып алмаганнар икән? Һәм ник мин горур табиб исемен йөрткән бәндәләргә кычкырмадым микән? Ышанганмындыр, нишлисең. Кызыбыз үлгән иде инде…
Белүемчә, бала үле туса да, исем кушып җирлиләр. Нарасыйга кем дип куштыгыз?
Галия, дидек. Улым Русланга: «Бәбинең безнең белән яшисе килми», - дидек. Өч яшьлек бала ни аңласын инде? Бераз үсә төшкәч, зиратка аның белән йөри башладым. Анда баргач, аңлады инде.
Ник янә алып кайтмадыгыз?
Ирем белән мөнәсәбәтләр бик яхшы түгел иде. Әлбәттә, бер-берсен өзелеп яратучы пар булсак, тагын бер бәләкәч алып кайтыр идем. Тик безнеке кебек менә-менә таркалам дип торган гаиләдә тагын бер бәләкәч туа алмый иде, чөнки иремнән аерылуымны мин тәгаен белә идем. Узгач та, баладан азат ителергә мәҗбүр булдым. Бәләкәй бала алып кайтып, декретка чыксам, Руслан улымны, үземне нинди акчага туендырырмын, дидем.
Әтисенең улыма бер дә булышканы булмады. Аннан соң алимент түләтеп, картлык көнендә улымнан акча сорар, дидем дә, үзем дә ярдәм артыннан йөрмәдем.
Начар яшәдегез?
Ирем эчте. Соңгы вакытларда кошелегымны мендәр астына яшереп йоклый идем хәтта. Өйдәге әйберләрне сата иде дә аракы ала иде. Берсендә гастрольләрдә йөргәндә дус кызларыма бүләккә дип дезодорант алып кайттым. 8 март алды иде бу. 12 штук иде барысы бергә. Алып кайттым да, башка гастрольләргә дип киттем. Кайттым, дезодорантлардан җилләр искән. Бу ышандырып: «Балабыз авырды, даруларга акча кирәк иде, мин дезодорантларны саттым», - дип сөйләде. Ышандым, ярар. Өйне җыештырганда, теге дезодорантлар бер-бер артлы күренә башлады. Ул аларны эчкән икән! Шушы түбән дәрәҗәгә хәтле тәгәрәгән иде.
Акчасызлык.
Әйе, ул елларда концертлар өчен дә акча белән түгел, итләтә яки бәрәңгеләтә түлиләр иде. Шушыларны башкаларга сатып, акча эшли идек. Артист халкын ул елларны колхоз гына коткарып калды.
Руслан әтисен искә аламы?
Минем белән әтисе турында сөйләшкәне юк. Аны берничек тә телгә алмый.
Ялгыштыгыз. Яраттыгызмы соң?
Бәлки. Әмма аның белән гомер иткән ун ел эчендә мин аны күралмас дәрәҗәгә җиттем. Мавыгу гына булгандыр ул, кем белә бит.
Балага узып кияүгә чыктыгызмы?
Юк, өйләнешкәч ике елдан соң гына улыбыз туды.
Өйгә акча алып кайта идеме соң ул?
Ул бит сәләтле кеше булды. Кулыннан бар эш тә килә иде. Нинди техника бар – барысын да төзәтә иде. Бар булган сәләтен аракыга алыштырды.
Ник соң сез аңа шушы чокырдан чыгарга ярдәм итмәдегез?
Ничек ярдәм итәсе иде соң?.. Кеше үзе теләмәсә, хет йөзгә ярыл.
Ул хәзер исәнме?
Белмим.
Аның әти-әнисе белән сез аралашмыйсыз?
Кайнанам без аерылышкач үлде. Аның белән яхшы мөнәсәбәттә идек. Ялтырап елмаеп, кунакка килеп, озакламыйча шул ук елмаю белән кайтып киткән киленнән дә яхшы килен булмый ул. Ә әтисе исә без яшәгәндә үк үлгән иде.
Башкарак темага сөйләшик әле. Аңлавымча, сез яшь парлар әти-әниләре белән бергә яшәргә тиеш түгел дип уйлыйсыз?
Әйе, мөмкинлек булса, яшьләр аерым яшәргә тиеш. Мин үзем дә кайнана буласы кеше. Күз барыбер күрә бит ул. Синеңчә болай булырга тиеш, ә килен гомумән башка төрле уйларга мөмкин. Аны бер әйтмисең, ике әйтмисең, ә тел кычытып торачак. Төрле ситуацияләр килеп чыгу сәбәпле, яшьләрнең мөнәсәбәтләре дә бозылырга мөмкин. Шуңа күрә үзләренә ничек ошый, шулай кайнасыннар, талашсыннар, дуслашсыннар – мине генә кыстырмасыннар.
Әле өйләнәм димиме соң?
Кем белгән аны, кызы бар. Әле таныштырмады. Кысылмыйм. Улым – зур терәгем. Ул мине бик хөрмәт итә. Әгәр икебезнең дә эше бер үк вакытка туры килә икән, минем үтечемне үтәп, үз эшен кичектерә ул.
Өйләнгәч, игътибары, буш вакыты бераз кимергә мөмкин…
Мин моңа әзер. Шулай булырга тиеш тә ул, ул бит гаилә башлыгы. Бар нәрсәдә дә алтын урталыкны табарга кирәк. Гел минем яныма килмичә дә булмас, шулай ук ир үз гаиләсендә булырга тиеш.
Ник үзегез тагын бер тапкыр кияүгә чыкмадыгыз?
Мөгаен, мин ун ел дәвамында исерек белән яшәп туйганмындыр.
Шулай да артыгыздан йөрүчеләр булгандыр.
Булмаслык түгел бит… Әмма үзем генә үз көемә яшәргә ияләштем инде. Улым өйләнер, оныкларымны карашырмын, Аллаһ боерса.
«Никахларны тормышны белгән кеше алып барырга тиеш»
Сез нинди акча белән дөнья куасыз? Кайда эшлисез?
Концертларда, мәҗлесләрдә эшлим. Сату-алу белән шөгыльләнә белмим. Биш тиенгә алганны ике-өч тиенгә сатам да җибәрәм, әле анысы да килеп чыкмаска мөмкин. Бер чиләк бәрәңге дә сата алмамдыр мин.
Сезгә «спрос» бармы?
Әйе дип уйлыйм.
Туйлар алып барасызмы? Чакыралармы?
Чакырсалар да, туй алып баруга алынмыйм. Никахлар алып барам.
Ник туйлар алып бармыйсыз?
Беләсеңме, туйларны яшьләр алып барырга тиеш, минемчә. Ә менә никахларны исә тормышны белгән кеше алып барырга тиеш.
Быел җәен ЛНР (Луганск халык республикасы) Сабан туена бардыгыз. Мин «ЛНР» аббревиатурасын ишетүгә куркып куям, ә сез упкынның эченә сикергәнсез.
Мин РВИО (Российское военно-историческое общество) вәкиле. Гариза яздым, взнос түләдем. Тарих белән кызыксынам. ЛНРга барасым бик килә иде. Анда тыныч түгел, әйе. Андагы хәлләрне үз күзләрем белән күрәсем килде. Анда сигез ел Сабан туе булмаган.
Сәламәтлек, яшәү өчен курыкмадыгызмы?
Юк, андый уйлар миндә булмады. Безгә язганны башкалар күрмәс.
Шартлаталармы соң?..
Беренче шартлауны ишеткәч, күк күкри дип уйладым. ВСУ бәрә икән… (ВСУ – Украина хәрби көчләре). Без Алчевскида булдык. Андагы розалар! Минем андый розаларны беркая да күргәнем юк иде. Шушы гөлләмәләр янында безнең егетләребез ятып кала. Алар – илебезнең чын геройлары! Махсус операциянең нинди кирәк әйбер икәнен аңлап, җир йөзен нацизмнан чистартучы – алар. Бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында яулап алган бәхетебезне, иреклегебезне, тынычлыгыбызны саклый ул солдатлар. Шундый уллар үстергән ата-аналар алдында баш иям. Күп кеше белән аралаштым. Гади халык: «Без инде күнектек», - ди. Бу иң аянычы...
Шушы махсус операцияне сугышка тиңлисезме?
Хәрбиләр белән дә сөйләштем. Алар нациклар тарафыннан кылынган төрле котычкыч тарихлар турында сөйләде. Аларын сөйләү кирәкмәс…Аллам сакласын, күрәчәк итмәсен. Өстәгеләр акыллы булды бу очракта. Безнең президент махсус операцияне үзе беренче башлый. Һәм бу, кайбер «пабликлар» язганча, басып керү түгел, ә илебездә янәдән 1941 елны кабатлауга ирек куймау. Бу операциянең нинди дәрәҗәдә мөһим икәнен белү өчен, анда булырга һәм бераз гына тарихны белергә кирәк.
Санкцияләр керде...
...Безнең ил эчендә ризасызлык булдырырга телиләр микән?.. Журналистлар, артистларның хәзерге вакытта төп бурычы - Россия турында ялган таратучы пабликларны булдыра алганча юкка чыгару, хаксыз мәгълүматларны юкка чыгару. Менә ЛНРдан кайтканда шушы фикер килде миңа. Кирәк түгел сугыш, кирәк түгел ялгыш!..