Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нәфис» эшчеләре агулануда ашханә мөдирен гаеплиләр: «Тәлинкәләр пычрак, куллар юылмаган»

Казанның Идел буе суды «Нәфис Косметикс» ашханәсе шеф-повары эшен тикшерә башлады. Тикшерү фаразынча, аның гаебе аркасында берничә дистә кеше сальмонеллез йоктырган. Ашханәнең хәле һәм авыру пешекчеләр турында тулырак алдагы репортажда.

news_top_970_100
«Нәфис» эшчеләре агулануда ашханә мөдирен гаеплиләр: «Тәлинкәләр пычрак, куллар юылмаган»
Фото: «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Тәлинкәләр пычрак, куллар юылмаган, өстәлләр астында чүп-чар»

Казанның Идел буе судында «Нәфис Косметикс»та ашханә мөдире булып эшләгән 65 яшьлек Наилә Әфләтунова эше буенча процесс башланды. Аны сәламәтлеккә авыр зыян китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтүдә гаеплиләр.

Тикшерү версиясе буенча, Наилә Әфләтунова гаебе белән, предприятие ашханәсендә «Нәфис Косметикс»ның 89 эшчесе агуланган. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2024 елның мартында «Нәфис Косметикс» ашханәсе җитештерү мөдире 20дән артык санитар-эпидемиологик кагыйдә һәм таләпне бозуга юл куйган.

«Ашханәдә макарон запеканкасын ашаганнан соң, 89 кеше сальмонеллез йоктырган. Аларның 73е хастаханәгә озатылган», – дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Наилә Әфләтунова ашханә мөдире һәм шул ук вакытта шеф-повар вазыйфасына билгеләнгәнче дә җәмәгать туклануы өлкәсендә, Сабирҗанова фамилияле шәхси эшмәкәр кул астында эшләгән.

«Шеф-повар буларак, ул кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган. Ул хезмәт күрсәткәндә, закон нигезендә кеше сәламәтлеге иминлеген тәэмин итәргә тиеш иде. Агымдагы елның 14 мартында Әфләтунова куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган продукцияне сата һәм саклый. Ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәми», – дип сөйләде Идел буе районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәдиф Фәйзрахманов.

Дәүләт гаепләүчесе хәбәр иткәнчә, Әфләтунова продукцияне тиешле технологик карталардан һәм җитәкчелекнең рәсми рөхсәтеннән башка саткан. Гаепләүче ризык әзерләнгән бинаның начар җыештырылуы турында әйтә. Инвентарь һәм дезинфекция өчен махсус чаралар да номерланмаган була. Моннан тыш, ул ашханәдә барлык эшләүчеләрнең эшләү өчен кирәкле документларга ия булмавын һәм вакытында медицина тикшерүе узмавын билгеләп үтә.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Чимал һәм әзер продукция өчен аерым суыткыч җайланмалар кулланылырга тиеш иде. Ашханә һәм кухня савыт-сабаларын юу аерым башкарылырга тиеш иде. Хезмәткәрләр кулларын яхшылап юарга тиеш иде. Әзер продуктларны икенче көнне сату кебек хокук бозулар да булган, бу – патоген микроорганизмнарны үрчетмәс өчен тыелган. Хезмәткәрләр туңдырылган әзер ризыкларны сатарга тиеш түгел иде», – дип аңлатты Рәдиф Фәйзрахманов.

Моннан тыш, ашханәдә берәү дә температура режимын сакламаган, ашханә һәм чәй савытларын еш юып һәм киптереп тотмаганнар, складта дымлылыкны берәү дә күзәтмәгән. Дәүләт гаепләүчесе сүзләренчә, ТР Роспотребнадзоры, ашханә эчендәге буяуның кубарылып баруын һәм бинаны закон таләп иткәнчә дөрес эшкәртү мөмкин булмавын ачыклаган.

«Стеналарда плиткалар кубарылып төшеп бара, түшәмнән буяу кисәкләре асылынып тора иде. Идәннәр пычрак, җитештерү өстәлләре астында чүп-чар һәм валчыклар табылды. Ипи шкафы – валчыклардан, суыткыч кар туңыннан һәм чүп-чардан чистартылмаган. Складтагы идәннәр дә азык-төлек продуктлары белән пычранып беткән иде. Савыт-саба юу ваннасы азык калдыклары һәм майлы эзләр белән тулган. Суыткычларның берсендә күгәргән урыннар да бар иде», – дип сөйләде судка Идел буе районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәдиф Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Шеф-повардан Salmonella бактерияләре»

Ашханәне ризык калдыкларыннан җыештыру өчен чүпрәкләр бәдрәф юу өчен чүпрәкләр белән бер урында сакланган. Пычрак савыт-саба юу урыннарында өчәр көн яткан, юган очракта да, ул җиренә җиткереп юылмаган, майлы килеш чисталар рәтенә куелган, ди гаепләүче. Сальмонелланы технологик җиһазларда да, инвентарьда да тапканнар. Маркировка һәм яраклылык срокларын да беркем дә күзәтмәгән.

«Эчәк таякчыгы бактерияләре, сальмонеллалар макароннарда табыла. Тавык бавырында һәм фрикаделькаларда шулай ук эчәк таякчыгы төркемендәге бактерияләр – колиформалар табыла», – ди Рәдиф Фәйзрахманов.

Колиформалы бактерияләр – эчәк таякчыгы төркемендәге бактерияләр. Алар күп кенә имезүчеләрнең эчәклегендә, суда, туфракта була, азык токсикоинфекцияләрне кузгатучы булып тора.

Агымдагы елның мартында, массакүләм агуланудан соң тикшерүләр вакытында, Роспотребнадзор хезмәткәрләре ашханә идарәчесеннән, кассирыннан һәм 3 пешекчедән анализлар алган. Нәтиҗәләр аларның барысында да сальмонелла бактерияләре булуын раслый. Инфекцияне ашханәгә килүчеләргә җәмәгать туклануы хезмәткәрләре йоктыра да.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Хәзер инде элеккеге шеф-повар Наилә Әфләтунова судта аны фотога төшермәүләрен сорый. Гаепләү бәяләмәсе игълан ителгәннән соң, ул килүчеләрнең сәламәтлегенә зыян китерергә нияте булмавын әйтә. Шуннан соң елый башлый.

Исегезгә төшерәбез, ашханәдә төшке аштан соң 89 кеше агулана. Аларның һәркайсының сәламәтлегенә китерелгән зыянның авырлыгын аңлату өчен, дәүләт гаепләүчесенә сәгать ярымнан артык вакыт таләп ителә.

Зыян күрүчеләрнең берсе – Илгизәр Димөхәммәдов «Татар-информ»га ул көнне ашханәдә запеканка ашавы турында сөйләде. Кичкә таба ул үзен начар хис итә, төнлә авырту аркасында йоклый алмый, ә иртән табиб чакырта. Шул ук вакытта аңа эштән җитәкчесе шалтырата, үзен ничек хис итүе һәм эшкә чыга алу-алмавы турында сораша. Ир-ат: «Авырып киттем», – дип җавап бирә. Аның сүзләренчә, җитәкчелек моңа гаҗәпләнмәгән, чөнки ул иртәдә шактый хезмәткәрләр эшкә чыга алмаячакларын хәбәр иткәннәр.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100