Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Начар билге куйган өчен, 15 яшьлек үсмер кыз укытучысының баласын кыйнаган

Хәзер бу бала укытучының үзен һөҗүм итүдә гаепли.

news_top_970_100
Начар билге куйган өчен, 15 яшьлек үсмер кыз укытучысының баласын кыйнаган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендә 15 яшьлек Наташа инглиз теле укытучысының кызын кыйнаган. Укытучы начар билге куйган өчен, үсмер үч алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җәнҗал бер ел элек башланган. Укытучылар сүзләренчә, Наташа яхшы укучы түгел. Ул дәрес калдыра, контроль эшләр вакытында мәктәпкә килми. Инглиз теле укытучысы бу хәл белән килешми. Наташага чиреклек билгеләрне дә «тартып-сузып» яхшы итеп куймый. Шулай итеп Наташага еллык йомгаклауга икеле билгесе чыгу, нәтиҗәдә икенче елга «утырып» калу куркынычы яный.

Наташаның әти-әнисе педагог белән сөйләшә, бала белән өстәмә шөгыльләнергә, тестлар һәм күнегүләрне күбрәк бирергә сорый. Алар баланы тагын бер ел шул ук сыйныфта утыртып калдырмас өчен тырыша. Ләкин Наташа укытучыга үчле булып кала.

Наташа үчен укытучының 14 яшьлек кызы — Татьянадан — алмакчы була. Татьяна да шушы ук мәктәптә, бер сыйныфка түбәнрәк укый. Башта Наташа Татьянаны үчекләп йөри, аннары эшләр зурга китә, Наташа укытучы кызына һөҗүм итә башлый.

«Шундый бер сугыш вакытында Наташа Таняны бик каты итеп кыйнап ташлый. Бала анасына кайтып сөйләргә мәҗбүр була. Укытучы кызын хастаханәгә алып бара, табиблар кыйналган урыннарны рәсмиләштереп теркәп куя. Аның тәнендә сугылган эзләр бар, эче имгәнгән була. Укытучы бу документлар белән полициягә килә һәм гариза яза», — дип сөйләгән «Комсомолка» сайтының үз чыганагы.

Сораштырган вакытта Наташа зарлана башлый, үзен дә кыйнадылар дип сөйли. Наташа сүзләренчә, җәнҗалдан соң, укытучы үзе аңа һөҗүм иткән. Имеш, укытучы мәктәптә исерек булган, аның кулларын тарткалаган, коридор буйлап сөйрәп йөрткән, кимсетүле сүзләр әйткән.

Кыз үзенең версиясен мәктәптәге башка балаларга да сөйли. Гайбәтләргә үпкәләгән укытучы кабат полициягә гариза яза. Бу юлы ул Наташаны яла ягуда гаепли.

Хәзер әлеге очракны хокук саклаучылар тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100