Кайбер ярмалардан пешерелгән боткалар сәламәтлек өчен аеруча файдалы. Файдалы ярмалар рейтингында беренче урынны солы алып тора. Бу хакта «Москва 24» басмасына табиб-диетолог һәм терапевт Наталья Павлюк сөйләгән.
«Бу – гомуми һәм «начар» холестерин дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә торган матдәләр чыганагы. Солы аксымнарга, майларга һәм углеводларга бай, шулай ук аның составында В төркеме витаминнары, магний, калий, натрий, кальций, фосфор, тимер күп», – ди белгеч солы ярмасы турында.
Аның сүзләренчә, солы ашау йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә ярдәм итә һәм эчәклектә файдалы микрофлора үсешен стимуллаштыра. Озак кайнатырга кирәк булган бөтен бөртекле солыны сайлау кулайрак.
Шулай ук файдалы ярмалар рейтингына арпа һәм карабодай керә: алар организмны селен, фосфор, марганец, магний һәм антиоксидантлар белән тәэмин итә, шулай ук ашкайнатуга уңай йогынты ясый.
Моннан тыш, белгеч тиз пешә торган боткаларны ашамаска һәм вакланганнарны түгел, ә бөтен бөртекләрне сайларга киңәш итте.