news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Начар холестеринны даруларсыз ничек төшерергә?

news_top

«Начар» холестерин күләмен төшерергә дөрес туклану һәм даими физик активлык булыша. Бу хакта РИА Новостига табиб-кардиолог, медицина компаниясе липидологы Екатерина Паукова сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, моның өчен майлы сөт ризыклары, майлы ит, колбаса, субпродуктлар һәм йомырка сарысы ашауны чикләргә кирәк. Алар урынына рацион майсыз ит, яшелчә, җиләк-җимешләр һәм тулы бөртекле ризыклар өстәү яхшырак. Моннан тыш, табиб атнасына кимендә 150 минут уртача физик йөкләнешкә вакыт сарыф итәргә һәм көч таләп ителә торган ике тренировка ясарга киңәш итә.

Түбән тыгызлыктагы липопротеиннар югары булу атеросклероз, инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра, дигән табиб. Мондый халәтнең төп сәбәпләре арасында – аз хәрәкәтле тормыш рәвеше, баланссыз туклану, тәмәке тарту, алкоголь куллану, кайбер авырулар һәм кабер төр дарулар эчү.

Белгеч сүзләренчә, Россиядә яшәүче һәр алтынчы кешендә «начар» холестерин югары булу нәселдән килә. Шәхси рискларны һәм дәвалану сайлау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар