Балалар шуклыгы – һәр заман өчен актуаль проблема. Балаларның кызыксынучанлыгы фаҗигаләр китереп чыгарырга мөмкин. Әти-әниләр, ут белән уйнауны кисәтү өчен, ешрак тыю гына куллана. Әмма балаларның кызыксынучанлыгы чикләр белми. Алар яңа тәэсирләр эзли башлый: шырпы һәм янгын куркынычы тудыра торган әйберләр белән уйный. Балаларны саклау турында Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Телеграм-каналында язалар.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балачактан ук өйрәтергә, ут белән уйнауның куркыныч нәтиҗәләре турында ешрак сөйләшергә кирәк.
Балалар кулына шырпы алмасын өчен, аларга гел күз-колак булып торыгыз. Эшләп тора торган телевизор янында кечкенә балаларны үзләрен генә калдырырга ярамый.
Начар үрнәк тә күрсәтергә ярамый: бала янында тәмәке тартырга, тәмәке төпчекләренә теләсә кая ташларга ярамый.
Янгын очрагында баланы үз-үзен дөрес тотарга өйрәтергә кирәк. Еш кына балалар инстинкт буенча берәр җиргә сөялергә, берәр кая качарга тели, ниндидер яшеренү урыны (карават яки өстәл) эзли.
Бала, ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен, 112 номерын яттан белергә тиеш.