news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Начар билге куйган» – мәктәптә укучы малай укытучы хатынга пычак кадаган

news_top

Санкт-Петербургтагы бер мәктәптә булган фаҗигадән соң җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк Баш идарәсе телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости яза.

Алдарак Санкт-Петербург полициясе һәм хакимиятләр шәһәрнең Красногвардейский районында мәктәп укучысының укытучы хатын-кызга пычак белән һөҗүм итүен хәбәр иткән иде. Укучы начар билге өчен һөҗүм иткән булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

«Үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 15 декабрьдә Белорус урамындагы мәктәптә укучы малай укытучы хатын-кызга кимендә 3 мәртәбә пычак кадаган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелә», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар