news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Наан рецепты

ТНВ телеканалы журналисты, хәзер Австралиядә яшәүче Финзия Газизовадан төрки халыклар ипие - наан рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Наан рецепты
Финзия Газизова

Рецепт өчен: 450-500 грамм он, стакан ярым җылымса сөт, 2 аш кашыгы чүпрә, 2 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы шикәр, чеметем тоз, 1 йомырка, ак һәм кара көнҗет орлыгы.

Камыр ясап, җылы урынга бер сәгатькә кабарырга куярга. Уртача шарлар ясап, әз генә җәеп җибәрергә, уртасына чокыр ясарга, анда чәнечке яки үзенең тимере белән бизәк ясарга. Аннары тастымал белән каплап, 40 минутка кабарырга куярга.

Мичкә куяр алдыннан, камырны сөт белән майларга һәм өстенә ак белән кара көнҗет орлыгын сибәргә. 180-200 градуска кадәр кызган мичтә 15-20 минут пешерергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар