news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«На ножах» алып баручысы, ресторатор Константин Ивлев 19 яшьлек кызга өйләнде

47 яшьлек Ивлев һәм 19 яшьлек Лера Гашыйклар көнендә ЗАГСка барган.

news_top
«На ножах» алып баручысы, ресторатор Константин Ивлев 19 яшьлек кызга өйләнде
https://pixabay.com

«Пятница» каналында «На ножах» тапшыруын алып баручы шеф-повар Константин Ивлев Гашыйклар көнендә яшь кызга өйләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

47 яшьлек ресторатор Ивлевның хатыны 19 яшьлек Лера Куленкова була.

Алар Мәскәүдә Грибоедов ЗАГСында язылышкан. Кызның туй күлмәге стеклярус һәм бисер белән чигелгән, ул чәчләрен таратып җибәргән, кулында алсу һәм төсле ранункулюс чәчәкләре. Кияү егете классик кара костюмнан.

Кияү белән кәләш фотосы инстаграмда чыкты.

Ивлевның яшь кыз белән очрашуы узган көздә билгеле булган иде. Ул туйдан соң чиркәүдә никахлашачагын әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар