Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәсимә апа Садыйковадан җомга көнгә тәбикмәк пешерү рецепты

Җомга көнне таба исе чыгарыйк, тәбикмәк пешерик, ди ул, рецепты белән бүлешеп.

news_top_970_100
Нәсимә апа Садыйковадан  җомга көнгә тәбикмәк пешерү  рецепты
https://www.facebook.com/groups/902411673466095/?fref=nf

Нәсимә апа Садыйкова үзенең Facebook битендә һәрдаим милли ризыкларыбызның рецептлары белән бүлешә, аларны пешереп тә күрсәтә.

Тәбикмәк өчен кирәк булган продуктлар: 1л сөт, 2-3 йомырка, 4-5аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1чәй калагы тоз, 1чәй калагы өеп чи чүпрә, он,

Эш тәртибе: Башта чүпрә куябыз: чүпрәгә ярты стакан җылы су, 1 чәй калагы шикәр комы, 2-3аш кашыгы он кушып, яхшылап болгатасың да җылы урынга куясың, күбекләнеп күтәреләчәк.

Камыр ясау: Сөтне җылытасың, шуңа тоз, йомырка, әзер чүпрәне, шикәр комы, сыек майны салып болгатабыз, шуңа он салып, төерләре беткәнче, куе кибет каймагы куелыгына җиткереп болгатабыз да, җылы урынга кабарырга куябыз. Берәр сәгатьтән кызган табага әз генә май салып пешерәбез.

Май беренче табага гына салына, аннары майсыз пешерелә дә, соңыннан эретелгән сыер мае белән майлана.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100