news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нәрсә ул "бузкоин"?

1 бузкоин 0,1 доллар тора.

news_top
Нәрсә ул "бузкоин"?
Быел яз башында Ольга Бузова үзенең блокчейн-преоктын башлады. Бу проект эчендә "бузкоин" - BuzCoin криптовалютасы белән сату-алу башкарырга була. Бу турыда hi-tech.mail.ru хәбәр итте.
  • Ольга Бузова үз криптовалютасын булдырды. 1 бузкоин бәясе - 0,1 доллар.
Бу проект Buzar дип атала. Ул күп функцияле платформадан гыйбарәт. Биредә сату-алулар, аралашулар, эш эзләү мөмкин булачак. Боларны барысын да бузкоин белән сатып алып булачак. Бузкоиннарны дусларга биреп, алмаштырып та булыр диелгән әлеге хәбәрдә. 

Хәзерге вакытта Buzar LinkedIn, Facebook, ВКонтакте, Tinder челтәрләрендә бар. Бузова әле тагын  Юла, Avito, Amazon, AliExpress кебек сайтлар да җыена икән. 

  • Криптовалюта — виртуаль акча. Реаль аналогы юк. Мондый валюта берәмлеге "coin" дип атала. Аны инглизчәдән "тәңкә" дип тәрҗемә итәргә була. Виртуаль акча берәмлегенең үзенчәлеге - аны ялган ысул белән ясап булмый. Мондый акчага кабатлап булмый торган мәгълүмат шифрлап куелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар