Нәрсәдән көләргә ярамый? - Милли юмор турында фикер алышу
4 декабрь көнне Zoom платформасында узган дүртенче «Россия милләтләренең телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр» онлайн-конференциясендә төрле республика юмористлары милли юмор турында фикер алышты. Конференцияне «За языки РФ» активистлар һәм энтузиастлар берләшмәсе оештырды.
Татарстандагы юмор турында «Әйдә, ШаяРТ» лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев һәм блогер, алып баручы Айдар Габидуллин сөйләде. Рамил Әгъдиев әйтүенчә, алар, «Әйдә, ШаяРТ» лигасын оештыручылар, хәзерге вакытта уникаль татар юморын булдыру өчен шартлар әзерли. Рамил Әгъдиев уеннарда әби-бабайлар, авыл, көтү темалары еш очраганын, диалектларга бәйле мәзәкләрнең актуальлеген, аеруча Чүпрәле мишәрләре һәм керәшеннәр командалары үзенчәлекләрен уңышлы кулланганын әйтте. Шулай ук, аның сүзләренчә, татар эстрадасы турында актуаль мәзәкләр, милләтнең колоритын күрсәтүче өчпочмак, чәк-чәк турындагы шаярулар популяр.
«Татарча «КВН» уеннары 25 ел элек Яр Чаллы шәһәрендә туды, 7 ел элек татар лигасы Казанга күчерелде», — дип «Әйдә, ШаяРТ» лигасының башлангычы турында сөйләде Рамил Әгъдиев. Әлеге исемне уйлар өчен, аның сүзләренчә, якынча дүрт ай кирәк булган. «Без 5 ел дәвамында уеннарны гади концерт форматында оештырдык, ә узган елны форматны бераз үзгәртергә булдык», — дип аңлатты Рамил Әгъдиев. Хәзерге вакытта татар телендәге «КВН» уеннары, ягъни Шаяннар һәм Тапкырлар клубы уеннары «Әйдә, ШаяРТ» лигасында уза һәм ТНВ каналында телевизион форматта чыга. Лига җитәкчесе сүзләренчә, уеннар телевизордан күрсәтелә башлагач, катнашырга командалар чакыру эше күпкә җиңеләйгән.
Рамил Әгъдиев уеннарны оештыруда төп үрнәк итеп Мәскәүдәге «КВН» уенын алулары, шул ук вакытта Казахстанның «Жайдарман» лигасын һәм Украинаның «Лига смеха»сын үрнәккә куюлары хакында сөйләде.
«Туган телдә блог алып бару табышсыз диючеләр бар»
Айдар Габидуллин интернетта, социаль челтәрләрдә милли юморның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйләде. Ул, күбрәк кызыклы видеолар төшереп, аларны интернетка урнаштырырга киңәш итте. «Туган телдә блог алып бару табышсыз диючеләр бар, тик татар телле блогерлар әз, шуңа күрә конкуренция дә кечерәк», — диде блогер. Аның фикеренчә, социаль челтәрдәге аккаунтны туган телеңдә алып бару кирәкле аудиторияне җыярга ярдәм итә. «Үзеңнең аудиторияңне табарга кирәк. Мәсәлән, мине хәзер яхшы алып баручы эзләгәндә очраклы гына тапмыйлар, ә менә нәкъ мин, алар интернетта күреп ошаткан Айдар кирәк булганга чакыралар», — диде ул. Димәк, аның өчен кыска күләмле көлдергеч видеолар (вайннар) реклама ролен дә үтәгән.
«Рус дуслар видеоларга тәрҗемә ителгән субтитрлар куюымны сорады. Мин моны эшләмәскә булдым, чөнки алай бөтен юмор югалачак», — диде блогер.
Башка республикалардагы милли юмор турында
Удмуртиядәге юмор турында сөйләгән Анастасия Шумилова да шул ук фикердә. «Рус теленә тәрҗемә итәсе идек, тик мәгънәсе, кызыгы югала», — диде ул. Анастасия удмуртларның үпкәчел халык булуларын һәм үзләреннән көлгәннәрен яратмаганын әйтте. Шулай да, ул үзләренең «Горон быдтон» дип аталган юмористик видеочыгарылышларында барлык темаларга да курыкмыйча шаярганнары турында сөйләде.
Анастасия Шумилова әйтүенчә, аларда удмурт эстрадасыннан көлү популяр. Удмурт телендәге «Stand Up» та (бер кешенең монолог рәвешендә мәзәк сөйләве) үткәрелә икән.
Әлеге форматтагы юмористик чара Башкортстанда да популярлашып килә. Бу хакта башкорт телендә Шаяннар һәм Тапкырлар клубы уеннарын оештыручы Марсель Мөхәммәтҗанов әйтте. Конференциядә татар телендә «Stand Up» популярлашып китә алмаганы да әйтелде. «Татарстанда халык әле андый юморга ияләнмәгәндер, ләкин, минемчә, бирешмәскә кирәк, бераз вакыт үткәч, кешеләр ияләнгәч, тамашачылар күбәер», — дип өстәде башкорт юмористы.
Шулай ук аларда башкорт телендә «Прожарка» тибындагы чаралар да үткәрелә икән. («Прожарка» — рус телендәге юмористик шоу. Монда бер чакырылган кунактан берничә юморист көлә, аңа бәйле шаярулар сөйли.)
Нәрсәдән көләргә ярамый?
Марсель Мөхәммәтҗанов милли юмордагы чикләүләр хакында сөйләде. «Милли юмор белән кеше көлдерер алдыннан бик күп мәгълүматны үзләштерергә, мәсьәләне төптән өйрәнергә кирәк. Шуңа да башкортлар авызыңны үлчәп ач диләр», — дип әйтте ул.
Марсель Мөхәммәтҗанов танылган комик Руслан Белыйның Уфага килеп, Салават Юлаевтан көлеп сөйләгәне турында искә төшерде. «Кызганыч, ул концертта мин, дустым да бар идек. Без концерттан соң Руслан белән бу хакта сөйләштек, безнең республикада Салават турында шаярырга ярамаганын аңлаттык», — дип искә алды ул.
Марсель әйтүенчә, бу хәлдән соң Башкортстанда яшәүче юмористларга да эләгә язган. «Хәтта Руслан артыннан гастрольләренә төрле клуб көрәшчеләре дә юлга чыккан, ләкин янына барып җитә алмаганнар. Тик безне, ул концертта беренче рәттә утыручыларны, таптылар. Кыйнамадылар инде, “Сез анда нишләп йөрдегез?” дигән сораулар килде. Без сөйләштек, аңлаштык», — дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, милләткә кыйммәт булган нәрсәләрдән көләргә ярамый, аеруча рухи кыйммәтләр турында шаярулар уңышсыз. «Миңа, мәсәлән, электән чукча турындагы мәзәкләр ошамый иде. Ни өчен алардан көләләр?» — диде Марсель Мөхәммәтҗанов.
Азамат Дзагаштов Кабардино-Балкария Республикасында да милли юморга карата чикләр күп булуын әйтте. Аның сүзләренчә, дингә, Аллаһы Тагәләгә һәм нинди дә булса интим темаларга кагылышлы мәзәкләр тыела, шулай ук хәлсез, зәгыйфь кешеләрдән көлү хупланмый.
Ул әйткәнчә, Кабардино-Балкариядә килен-кайнана, кияү белән хатынның әнисе турындагы шаярулар бик популяр, аеруча туйларда. Кабардиннар һәм балкарлар мәзәкләрдә бер-берсеннән көләргә ярата икән.
Азамат Дзагаштов аларның милли юморы телевидениедә үсеш алмаганы, күпчелек шаярулар Инстаграм социаль челтәрендә урнаштырылганы турында әйтте.
Конференция барышында Рамил Әгъдиев Азаматтан «Что было дальше?» дип аталган Ютуб шоуда катнашучы милләттәшләре - Рөстәм Сәедәхмәтов һәм Тамби Масаев турында фикерен сорады, чөнки әлеге тапшыруда билдән түбән, агрессив юмор һәм норматив булмаган лексика кулланыла. Азамат Дзагаштов әлеге егетләрнең шаяруларын классик юмордан башлаганнарын, аларның югары дәрәҗәдәге интеллект ияләре булуын әйтте. «Ничек кенә булмасын, кешене көлдерер өчен интеллект кирәк», — диде ул. «Әлбәттә, олы буын өчен андагы шаярулар әдәпсез күренә, яшьләр өчен әлеге юмор актуаль. Хәзерге вакытта «Что было дальше?»да кулланылган оятсыз юморга сорау булганга, бу формат популярлашканга, яхшы сатылганга аңа барганнардыр инде», — диде Азамат Дзагаштов егетләрнең әлеге шоуда катнашуы турында.
Конференциядә әйтелгәнчә, бер милләт өчен көлке булган нәрсә икенче милләт өчен кызык булмаска мөмкин, чөнки һәр милләтнең үзенчәлекле юморы бар. Аны үстерергә кирәк. Милли юмор үсеше милли телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.